Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Белгеч киңәше

Мошенниклар корбаны булырга язмасын: Әллә нинди ысуллары пәйда булып тора

Телефон мошенниклары үз корбаннарын диверсантлар һәм террорчылар итәргә тели.

Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре илебез төбәкләреннән Украинадан телефон мошенникларының яңа тактика куллануы турында хәбәрләр санының кискен артуын билгеләп үтә. Алар алданган русиялеләрнең акчаларын урлап кына калмыйлар, ә аларны диверсияләр һәм террорчылык гамәлләре кылуга да җәлеп итәргә тырышалар.

Гадәттә, аферистлар зыян күрүчеләр белән стандарт алымнар кулланып сөйләшә башлыйлар: аларның банк счетыннан шикле күчерүләр, аларның исеменнән кредит алырга тырышулар турында хәбәр итәләр яки хокук саклау органнарына җинаятьчеләрне туктатырга ярдәм итү тәкъдиме белән чыгыш ясыйлар. Схема уңышлы гамәлгә ашырылгач һәм алданган кешеләр бөтен акчаларын югалткач та явыз ниятле кешеләр туктамый. Хәзер алар үзләренең җиңел тәэсир итә торган корбаннарын җинаятькә этәрергә тырыша. Таныш түгел кешеләр зыян күрүчеләрнең акчаларын мошенниклар урларга тырыша яки инде урланган, әмма аларны кире кайтару мөмкинлеге бар дип хәбәр итә. Тагын бер вариант — алар аферистлардан үч алырга яки аларны тоткарлауда ярдәм итәргә тәкъдим итә. Кайвакыт алар бәла-каза яки хәтта туганнарынһәм якыннарын үтерү белән дә яныйлар. Ләкин нинди генә сәбәп булмасын, барысы да хәрби, транспорт яки банк инфраструктурасы объектларын яндыруны таләп итү белән тәмамлана.

Мошенниклар бу алымны күпләп соңгы атнада гына куллана башлаганнар. Бу турыдан-туры русиялеләргә һөҗүм итүче барлык телефон мошенникларының Украинада булуын һәм бер үк боерыкларны үтәвен күрсәтә. Аларның корбаннарының күбесе — өлкән яшьтәге кешеләр, алар бу очракта чит ил җинаятьчеләре тарафыннан мәгълүмати сәбәпләр булдыру өчен чыгым материалы буларак карала. Моннан тыш, безнең ил халкына акчалата бүләк өчен диверсия яки теракт ясау тәкъдиме белән турыдан-туры мөрәҗәгать итү практикасы да бар. Әгәр элек чит ил кураторлары наркотиклар җитештерү яки тарату өчен җиңел һәм тиз акча вәгъдә итсәләр, хәзер алар күрсәткән объектны яндыру өчен түләргә ышандыралар.

Барлык теркәлгән яндыру һәм аларны башкарырга тырышу фактлары буенча компетентлы органнар тарафыннан тикшерүләр үткәрелә. Җинаятьчеләрнең шәхесләрен ачыклау буенча эш алып барыла. Россия Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны барлык шалтыратуларга һәм хәбәрләргә бик игътибар белән карарга чакыра, аларның эчтәлеге — әңгәмәдәш инструкциясе буенча нинди дә булса законсыз гамәлләр башкаруны таләп итү. Онытмагыз, хәрби һәм стратегик мөһим объектларга һөҗүмнәр гамәлдәге законнар белән диверсия яки террорчылык акты буларак квалификацияләнә. Бу аеруча авыр җинаятьләр, алар өчен 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Әгәр сезгә яки якыннарыгызга карата законсыз гамәлләр кылырга тырышалар икән, мөмкин кадәр тизрәк полициягә хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев