Актаныш районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен утын белән тәэмин итү дәвам итә
Актаныш районында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның гаиләләрен утын белән тәэмин итү эше дәвам итә. Әлеге мөһим ярдәм чарасы 2023 елдан бирле гамәлгә ашырыла һәм быел да уңышлы төстә дәвам ителә.
«Без бергә» фонды директоры Лилия Гикрамина хәбәр иткәнчә, бүген район хакимиятенә утын сорап 60 гаиләдән гариза кергән. Инде беренче үтенечеләр канәгатьләндерелә башлады. Салих Хөснияров урамындагы каенлык полосасыннан әзерләнгән утын агачларын авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә гаиләләргә китерелә.
Такталачык авыл җирлеге җитәкчелеге Ватанны саклаучыларның якыннарына утын илтеп бирүне инде оештырды. Актаныш авыл җирлегендә дә берничә гаилә утын белән тәэмин ителде.
Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк — хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү районның өстенлекле бурычларының берсе булып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев