Актанышта сугыш хәрәкәтләре ветераннарын искә алдылар
Чарада, район башлыгы, үзе дә Әфган сугышы ветераны Ленар Зарипов та катнашты
Әфган сугышы ветераннары Җиңү паркында, һаләк булганнар истәлегенә булдырылган мемориал янында очрашып, мәңгелеккә башларын салган хәрбиләребез хөрмәтенә бер минут тынлык игълан итеп, чәчәкләр салдылар. Чарада, район башлыгы, үзе дә Әфган сугышы ветераны Ленар Зарипов та катнашты.
Хәрби контракт төзеп, үз теләге белән Украинада барган махсус хәрби операциядә киткән һәм бүгенге көндә, кыска вакытлы ялга туган якларына кайткан Солтангол авылы егете Илгиз Шәйхразиев та алар белән иңгә-иң терәп егетләребезне искә алды.
Чарада шулай ук балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар да катнашты. Әлбәттә, сугыш михнәтләре читләтеп узсын, әмма алар үз тарихын, райондашларыбызның батырлыгын күреп, белеп үсәргә тиеш. Тантана барышында ветераннарыбызга "Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел" истәлек медальләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев