Актаныштан Курск өлкәсенә 25 нче гуманитар ярдәм юлга чыкты
Бүген, 19 февральдә «Без бергә» фонды волонтерлары махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга 25 нче гуманитар йөк озатты. Йөк төялгән фура Курск өлкәсендә бурычлар үтәүче хәрбиләребез янына, чик буе төбәгенә юл тотты.
Ярдәмне җыюда һәм озатуда Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та актив катнашты. Муниципалитет җитәкчесе колонна формалаштыру урынында булып, активистларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Йөкне туплауда Чечен сугышы ветераннары да ярдәм күрсәтте. Вазих Харисов җитәкләгән Көньяк Кавказдагы бәрелешләрдә катнашкан ветераннар төркеме даими төстә йөк төяргә булышалар, үзләренең хәрби тәҗрибәсе белән ярдәмгә киләләр.
Волонтерлар шулай ук 2 нче мәктәп укучыларына һәм педагогларына аерым рәхмәт белдерде. Өлкән сыйныф укучылары бүгенге йөкне төяшкәннәр, башка вакытта да мөрәҗәгатьләрне читкә какмыйлар.
Гуманитар йөк составында озак саклана торган азык-төлек, җылы киемнәр, шулай ук район халкы әзерләгән өй күчтәнәчләре бар.
— Өйдә әзерләнгән ризыклар егетләрне җылытыр, туган йортларын искә төшерер һәм көч өстәр дип бик өметләнәбез. Җибәргән һәр ярдәм адресатларына барып җитсен иде, — дип уртаклашты волонтерлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев