Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Җан җылысын өләшеп

Кыркаентүбәнең «Асылташ» клубы әбиләре солдатларга оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр.

Кыркаентүбә авыл мәдәният учагында 8 ел дәвамында эшләп килүче «Асылташ» клубы әгъзалары махсус хәрби операциядә катнашучы якташ яугирләребезгә ярдәм йөзеннән җылы оеклар һәм бияләйләр бәйләүне оештырганнар. Кич утырган мизгелләрдә моңлы итеп халкыбызның мәңгелек җырларын да көйләп җибәрәләр.

— Безнең клуб 2015 елдан бирле эшләп килә. Күпләребез өлкәннәр, әбиләрбез, хатын-кызлар монда чигү, тегү, бәйләү кебек кул эшләре белән мәшгуль. Соңгы арада илебездә булган вакыйгаларга беркем дә битараф түгел. Без дә, үз чиратыбызда «Без бергә» дип аталган изгелек акциясенә кушылып, солдатларга ярдәм итәргә булдык. Бу эшне алга таба да дәвам итәчәкбез", — ди Әдибә Кәшбиева. — Җитәкчебез Гүзәлия Мирзануровага чиксез рәхмәтлебез. Кул эшләре эшлибез, дин дәресләре тыңлыйбыз, дини бәйрәмнәр үткәрәбез, мастер-класслар күрсәтәбез(аш-су, бәйләм, гөлләр үстерү), фельдшер белән очрашулар үткәрәбез һ.б. СВО башлангач оекбашлар, өчбармаклы бияләйләр бәйләдек. 

Әйткәндәй, авылның волонтёр-әбиләре гуманитар ярдәмнәр җыю вакытында матди ярдәм дә күрсәтәләр, әйберләтә дә бирәләр. Әдибә апа авылдан СВОга киткән ике егеткә багышлап корбан чалган, итен Пучыга картлар йортына илткән. Икесенә дә багышлап Коръән дә чыккан. 

— Клубта без рәхәтләнеп аралашабыз, уртак бер фикергә килеп эш эшлибез, Әлһәмдүлилләһи шөкер. Клубыбыз җитәкчесе, аны оештыручы Гүзәлия бик алдынгы карашлы педагог та. Ул безне гарәп графикасына да өйрәтә. Заманында ул өч баламны да укытты, әлегесе көнне бик күп изге ниятле эшләрнең, вакыйгаларның башында тора. Клубта занятиеләребез, очрашуларыбыз бик тә күңелле үтә. Әдибә апабыз мөнәҗәтләр әйтергә дә өйрәтә дип сөйләде Фәридә Исламова.

  • Сез фоторәсемдә күргән Дифинә Зарипова, Әдибә Кәшбиева, Фәридә Исламова һәм Гөләмдия Әгъләҗеваларның бу изге эшкә салган тырышлыклары бәһалап беткесез. Әҗер-саваплары үзегезгә насыйп булсын әбиләр! Кулларыгыз сызлауны белмәсен!

Шөкер, районыбызда бердәм халык яши. Һәркем якташ егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә ашыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев