Актаныш

Актаныш районы

16+
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Әти белән бергә!

Әтиләр советы эшчәнлеге балаларны социальләштерүдә, атаның ролен күтәрүгә һәм гаилә институтын ныгытуга, рухи-әхлакый традицияләрне һәм гаилә мөнәсәбәтләрен торгызуга һәм саклауга юнәлдерелгән.

 

 Әтиләр советы кысаларында Пучы балалар бакчасында да уртак эш алып барыла. Әтиләр советы эшчәнлеген яктырту, Ватанны саклаучылар бәйрәмен искә алу, махсус хәрби операциясендә булган егетләргә ярдәм итү йөзеннән “Әти белән бергә” дип исемләнгән чара уздырдык.  

Балалар бакчасына йөрүче балалар үзләренең әтиләре белән бергәләп маскировка челтәре үрүдә катнаштылар,кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштылар. Әтиләре белән бергә балалар бик тиз эшкә керештеләр, тырышып тасмалар үрделәр. Бәйрәм балаларның чыгышлары белән үрелеп барды. Чарада махсус хәрби операциясенә һәрдаим үзләренең ярдәмен күрсәтеп, гуманитар ярдәм җибәрү эшендә актив катнашкан  җирлегебез волонтерлары да катнашты. 

Ятьмә үрүче һәркем аларның кемнеңдер тормышын саклап калырга ярдәм итәчәгенә ышандылар.Балалар бакчасында үрелгән челтәр, открыткалар һәм башка гуманитар ярдәм белән бергә махсус хәрби операциясенәдәге егетләргә тапшырылачак.

Без барыбыз бергә игелекле зур эш эшлибез! Без үз гомерләре һәм сәламәтлекләре бәрабәренә илебезнең тынычлыгын саклаучы кешеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез.

 

Пучы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Имамова О.В.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев