Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Яугирләргә ярдәм булсын өчен: Данлы райондашыбыз Дөлфирә Каһирова 5000 сум хәйриячелек итте

Махсус хәрби операция зонасында илебез бәйсезлеген яклаган якташларыбыз өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.

Узган ялларда Киров җирлегендә гөрләгән ярминкәдә дә төбәгебезнең мөхтәрәм шәхесе, Ленин ордены кавалеры, хаклы ялдагы Дөлфирә апа Каһирова 5000 сум күләмендә яугир якташларыбызга ярдәм күрсәтте. Изге күңелле, чын ватанпәрвәр шәхесебезгә барлык район халкы исеменнән — ихлас рәхмәтлегебез! Кеше игелекле эшләр белән дан тота, диләр. Бик хак төшенчә бу!

Һәр мизгелдә гомерләрен куркыныч астына куйган, барыбызның да тынычлыгыбызны саклап, явыз дошман белән алышкан яктшарыбызга әлеге ярдәм игелекле булсын. Дөлфирә Барый кызына озын гомер, балалары һәм оныкларының шатлыкларына куанып, яшьләргә үрнәк булып яшәргә язсын. Саваплы гамәлегез өчен мең рәхмәт сезгә!

Фотосурәттә: замандашлары Нурлыевлар гаиләсе һәм бәйрәмне оештыручы Венера Сабитова белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев