Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Кул кушырып утырмыйбыз

Алтын – утта, кеше авырлыкта сынала, диләр. Безнекеләр сыната торганнардан түгел.

Районда һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм кулы сузарга тырыша. Киң күңелле райондашлар егетләрнең исән-имин әйләнеп кайтуларын якынайтыр өчен үз өлешен кертергә ашыга. Кемдер оекбаш бәйли, кемдер акчалата ярдәм итә, кемдер үзеннән җылы киемнәр арттыра. Ә менә Богады мәктәбенең 8нче сыйныфында укучы кызлар мобилизацияләнгән егетләргә токмач кисү акциясенә кушылды.

- Районкүләм оештырылган “Токмач кисү” акциясенә Богады мәктәбе укучылары бик теләп кушылды. 8 класс кызлары технология дәресендә өлешчә мобилизациядәге абыйларына дип 10 җәймә (5 кап) токмач басып, җыйнау ноктасына илтеп тапшырдылар. Кызлар әлеге гамәлләре белән эшкә осталыкларын да күрсәттеләр, солдатларыбызның исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар дип, изге теләкләрен дә җиткерделәр, дип безгә хәбәр итте технология буенча мөгаллимә Лениза ханым Фәттахова.

Афәрин, кызлар! Әлеге изге гамәлләрегез җиңүне якынайтуда матур  өлеш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев