Ленар Зарипов гимназиядәге белем бәйрәмендә МХОдәге батырларның балаларына мәктәп кирәк-яраклары тапшырды
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның Белем бәйрәмендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов та катнашты һәм махсус хәрби операциядәге батырларыбызның балаларына мәктәп кирәк-яраклары салынган рюкзаклар тапшырды.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов гимназия укучыларын, укытучыларын, ветераннарны, ата-аналарны белем бәйрәме белән котлап үзенең нәкъ 50 ел элек беренче тапкыр Актанышның беренче санлы мәктәбенә беренче сыйныфка укырга баруын искә төшерде.
Беренче сыйныфка укырга баручылар өчен бүген мавыктыргыч белем дөньясына сәяхәт башлана. Теләгем- тырышып укыгыз, укытучыларны игътибар белән тыңлагыз, илебез, республикабызның горурлыгы булырдай зыялы шәхесләр булып үсеп җитегез! Бүген минем өчен тантаналы көн, төгәл 50 ел элек беренче сыйныфка барганым, беренче укытучым Мәрвә апаның каршы алуы бүгенгедәй истә. Укытучыларга түземлек, ә ата-аналарга мәктәп белән бергә балаларына туган җиребезне, илебезне яратырга өйрәтүләрен, патриотик тәрбия бирүләрен телим. Арабызда махсус хәрби операциядә илебез өчен көрәшүче райондашларыбызның балалары укый. Аларны беркайчан да ташламыйк, ярдәм итик. Иң мөһиме-бу батырларыбыз исән-сау туган җиребезгә әйләнеп кайтып, бәйрәмнәрдә генә очрашырга язсын, -диде Ленар Рафак улы.
Белем бәйрәмендә Ленар Зарипов гимназия директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова белән «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе кысаларында әтиләре махсус хәрби операциядәге батырларыбызның балаларына- Әмир Солтанов белән Альмир Зиннуровка мәктәп кирәк-яраклары салынган рюкзаклар тапшырды. Эшмәкәр ата-ана Рузилә Хәкимова беренче сыйныфка укырга баручыларны уку әсбаплары белән сөендерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев