Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

«Телибез тыныч күкләр», кылабыз изге гамәлләр!

Бүген, Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда «Телибез тыныч күкләр» исемле зур хәйрия концертын район халкы тамаша кылды. Ул төбәгебезнең үзешчән һәм танылган сәнгать әһелләре тарафыннан бик бай эчтәлекле итеп әзерләнгән иде.

Алып баручылар Денис Могътазиров, Алмазия Мәрданова һәм Рәмис Хәсәнов әлеге вакытта махсус операциядә барган вакыйгаларның аянычлыгын тасвирлап тамашачы күңеленә җиткерергә омтылдылар. Берчә күңелле һәм дәртле номерлар сагышлы чыгышлар белән араланып бардылар.

Украина якларында махсус хәрби операция башлану белән бихисап изге эшләр башкарылды. Якташларның бердәмлеге ихлас сокландыра, таң калдыра.

Концерт ахырында Актаныш муниципаль районы башлыгының урынбасары Илшат Габделхаев изге теләкләрен җиткерде, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Тамчыдан күл җыела. Хәйрия концерты да моңа чын-чыннан дәлил булып, яугирләребезгә яу кырыннан җиңеп кайтуына ышанычыбыз олуг!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев