Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Тормыш тәҗрибәбез җитәрлек

Контракт төзеп, хәрби хезмәткә китүчеләр арта.

Иске Байсар авылында яшәүче Васил Галиев та илне сакларга бару өчен контракт төзеде.

– Хәрби бурыч дигән төшенчә бар. Мин шуңа илне сакларга барам. Безнең тормыш тәҗрибәсе дә бар. Без бармасак, яшьләр китәчәк. Алар әле тормышны күрмәгәннәр. Миңа хәрби хезмәтнең бөтен шартларын, мөмкинлекләрен аңлаттылар, –  ди ул. 

Аңа – 53 яшь. Тумышы белән Иске Байсар авылыннан. Яше җиткәч, 1989-1991 елларда  армия сафларына алына. Польшада механик-шофер булып хезмәт итә. Кайткач Чаллыдагы СПТУ-64тә электрчы-монтер белеме үзләштергән. Аннан Себер якларында хезмәт куя.  Кайткач туган авылында яши.

– Якыннарыгыз сезнең бу адымны ничек кабул итте?

– Мин аерылган, ике балам, биш оныгым бар. Алар белән аралашканым юк.

Мәрхүмә сеңлекәшемнең кызының телефоныннан ватсап аша улым белән сөйләштем. Хәрби хезмәттән
кайткач, алар белән күрешергә телим.

– Контракт төзүчеләргә дәүләт акча да түли...

– Күңелдә патриотизм хисе көчле булса да, акчасы да комачауламый. Сеңлемнең балалары ятим. Шуларга, балаларга, оныкларга да бераз ярдәмем булыр дидем.

–Туган илне якларга, сакларга теләп, контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә теләүчеләр арта. Аларда патриотик хис көчле. Васил Галиев та шундыйлардан. Ул үзе хәрби хезмәткә барырга телим дип килде. Соңгы көндә тагын өч кеше медицина комиссиясе үтә.

Белгәнебезчә, дөнья тыныч түгел. Шуңа илне ир-егетләр сакламый, кем сакласын инде. Хатын-кызлар арасында да барырга теләүчеләр бар. Һөнәрләре хәрби яки медицина юнәлеше буенча булмаса, аларны җибәреп булмый.

Ике атна эчендә Татарстаннан “Батыр” дигән махсус батальон җыела. Анда хөкем ителмәгән, сау-сәламәт булган, үз теләкләре белән килгән  кешеләр генә җибәрелә. Бер елга килешү төзелгәч, Оборона министрлыгы аларга 195 мең сум, Татарстан Республикасы 505 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түли.

Татарстан Республикасы тулысынча киендерә дә. Боларга өстәп, районнан да 100 мең сум күләмендә бер тапкыр акча бирү каралган. Хезмәт итә башлагач, ай саен 210 мең сум күләменнән башлап, хезмәт хакы түләнә. Аның күләме хәрби дәрәҗәсенә, хәрби частьларына карап арта. Теләге булган кешеләр бу ай ахырына кадәр килсеннәр иде. Чөнки “Батыр” батальонын
1 июльгә кадәр формалаштырып бетерергә кирәк, – диде районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Актаныш-информ"