Актаныш

Актаныш районы

16+
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Тукай рухы — балалар күңелендә

Бүген Актанышның мәдәният паркында Габдулла Тукай һәйкәле янында матур һәм җылы чара узды.

“Ромашка” һәм “Алтынчәч” балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр бөек шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Аларның чыгышлары тамашачылар күңеленә ихласлык һәм горурлык хисләре өстәде.

Чара кысаларында “Яңа Әлем” үрнәк курчак театры коллективы да катнашты. Алар балаларга Тукай әкиятләреннән өзек тәкъдим итеп, кечкенә тамашачыларны әкияти дөньяга алып керде.

Бәйрәм ахырында Актаныш район мәдәният хезмәткәрләре һәм катнашучылар бергәләп Туган тел җырын башкардылар.

Чара милли рух, туган телгә мәхәббәт һәм Габдулла Тукай иҗатына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев