Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Актаныш каһарманнарын онытмый

Быелгы Сабантуйда якташыбыз, махсус хәрби операция каһарманы Айназ Бакировның истәлеге зурланды.

Быелгы Сабантуй бәйрәме бары тик шатлык-куанычлар гына түгел, ә илебез тынычлыгы өчен батырларча көрәшкән каһарманнарыбызны зур хөрмәт белән искә алу чарасы да булды. Актаныш районы һәрвакыт үзенең кыю, фидакарь уллары белән дан тота һәм аларның исемнәрен алга таба мәңге сакланыр.

Россия Федерациясе Президенты Указы белән, хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен, махсус хәрби операция вакытында һәлак булган якташыбыз — кече лейтенант Бакиров Айназ Айдар улы (үлгәннән соң) “Батырлык ордены” (Орден Мужества) белән бүләкләнде.

Тантаналы рәвештә дәүләт бүләген каһарманның гаиләсенә — тормыш иптәше Нурия Фәнил кызына, улы Нариманга һәм кызы Азизага тапшырдылар. Бүләкне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин тапшырды.

Актаныш каһарманнарын онытмый. Айназ Айдар улының якты истәлеге, аның күрсәткән батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр. Гаиләсенең, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны оҗмахта булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев