Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Актанышларны беләләр, Актанышларны күрәләр!

Актаныш районында алып барылган хәрби-патриотик эшчәнлек югары бәя алды. Татарстан Республикасы Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Заһертдинов Нәсим Әзһәм улы Россия Федерациясе Саклану министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Әлеге мактаулы документта Нәсим Заһертдинов җитәкчелегендәге Актаныш районының “Сугышчан туганлык” хәрби җәмәгать оешмасының эшчәнлеге югары бәяләнә. Рәхмәт хатында махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбызга күрсәтелгән ярдәм, ветераннар белән алып барылган эш, шулай ук хәрби-патриотик тәрбия өлкәсендәге тырышлык аерым билгеләп үтелә.

— Сезнең ярдәмегезне һәм ватанпәрвәрлегегезне тоеп, яу кырындагы батырларыбыз Җиңүгә көч туплый, — диелә әлеге документта.

Аеруча яшь буын белән алып барылган тәрбияви эшчәнлек тә югары бәя алган. Ватан сакчыларының батырлык традицияләрен саклау, аларны яшьләргә җиткерү — бүгенге көндә аеруча әһәмиятле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Рәхмәт хаты Россия Федерациясе Оборона министрлыгының кадрлар буенча Баш идарәсе җитәкчесе, генерал-лейтенант Юрий Петрович Бобров тарафыннан имзаланган.

Бу бүләк — Актаныш районындагы “Сугышчан туганлык” оешмасы алып барган зур һәм нәтиҗәле эшнең ачык дәлиле. Бүгенге көндә әлеге җәмәгать оешмасы райондагы барлык патриотик чараларда актив катнаша, үзләре дә төрле истәлекле даталарга багышланган чаралар оештыра. Шулай ук һәлак булган сугышчыларның исемнәрен мәңгеләштерү юнәлешендә дә зур эш алып барыла.

Аерым игътибар махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбызга ярдәм күрсәтүгә бирелә. Оешма әгъзалары күп кенә хәрбиләр белән турыдан-туры элемтәдә тора, аларның сорау-мөрәҗәгатьләрен оператив рәвештә хәл итәргә тырыша.

Россия Саклану министрлыгыннан килгән әлеге Рәхмәт хаты Нәсим Заһертдиновка тантаналы рәвештә тапшырылды. Бүләкләү чарасы район үзәгенең Җиңү паркында, Германиядә совет гаскәрләре төркеме төзелүнең 81 еллыгы уңаеннан үткәрелгән ветераннар очрашуында узды. Рәхмәт хатын район хәрби комиссары урынбасары Радислав Авзалов тапшырды.

Чарада шулай ук башка хәрби берләшмәләр вәкилләре дә катнашты. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар төркемен җитәкләүче Илсур Зәкиев һәм Төньяк Кавказдагы хәрби бәрелешләрдә катнашучылар төркеме җитәкчесе Вазих Харисов та бар иде. Алар ветераннарны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Актаныш районында алып барылган әлеге эшчәнлек — бердәмлек, ватанпәрвәрлек һәм җаваплылык үрнәге. Мондый эшләр аркасында районның абруе республика һәм ил күләмендә тагын да ныгый бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев