Актанышта “Герой анасы” күргәзмәсе ачылды
Бүген, 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, районыбызда бик күп матур, күңелләргә җылылык өстәүче чаралар уза. Алар арасында аеруча тирән мәгънәле, тәрбияви һәм патриотик рух белән сугарылган вакыйга — район ЗАГС бүлегенең тантаналар залында “Герой анасы” фотокүргәзмәсен ачу булды.
«Герой анасы» проекты Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов инициативасы белән тормышка ашырылды. Узган ел республикабызның шәһәр-районнарында «Герой әтисе» проекты уздырылган иде. Анда махсус хәрби операциядә катнашучы улларын горурланып искә алган әтиләр фотога төшерелде: алар кулларына батыр улларының фотосурәтләрен тотып, хәтер галереясендә урын алды.
Бу игелекле башлангычны дәвам итеп, быел Актанышта батыр уллар тәрбияләгән аналарның да исемнәрен мәңгеләштерү карары кабул ителде. Уйлашып-фикерләшкәч, махсус хәрби операциядә катнашып, Батырлык ордены белән бүләкләнгән якташларыбызның әниләрен фотога төшерү максаты куелды.
Проектта катнашу өчен 20 ана чакырыла. Фотосурәтләрне Актаныш муниципаль районы Советының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Руслан Усманов төшерде һәм аларны күргәзмә форматына китерде. Сурәтләрдә аналарның йөрәк ягындагы җилкәләренә улларының хәрби киеме эленгән, ә кулларына улларының фотолары — бу мизгелләр һәркемнең йөрәгенә үтеп керерлек тирән мәгънәгә ия.
— Фотога төшәргә 20 әнине чакырган идек, шуларның 13е безнең идеяне хуплады. Әниләрне бер көндә җыеп фотога төшерү — иң катлаулы, иң дулкынландыргыч съемкаларның берсе булды. Баласын югалткан аналар белән аралашу, алар белән эшләү җиңел түгел. Вакыт үтсә дә йөрәк яраларын яңартырга туры килде, шуңа күрә безне гафу итсеннәр иде. Аларга безнең проектта катнашулары өчен зур рәхмәт. Кызганыч, проектта катнашкан аналарның берсе — Әлфия Әрдәширова инде арабызда юк. Мондый чаралар бик кирәк: бу — патриотик тәрбия дә, геройларыбызны хәтердә саклау да, — дип билгеләп үтте Руслан Усманов.
Киләчәктә әниләр һәм аларның батыр уллары турында документаль фильм төшерү нияте дә бар. Анда һәр геройның кыскача тормыш юлы һәм батырлык юлы күрсәтеләчәк. Чөнки Ватан данын иңендә күтәргән язмышлар онытылырга тиеш түгел.
Күргәзмәне ачу тантанасын алып баручы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфидә Наҗарова 2026 елның Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителүен, батырлык төшенчәсенең кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямыйча хезмәт итүне таләп итүен әйтте:
Батыр булу өчен иң мөһим шарт — куркак булмау. Батыр кешеләрнең язмышлары турында укыганда йөрәкләребез уттай кабына, чөнки батырлык беркемне дә битараф калдырмый. Ул безне уйландыра, илһамландыра, яхшы гамәлләр кылырга чакыра. Вакытлар үтү белән кайбер якты балкышлар сүрелер кебек. Әмма көрәштә кабынган батырлар сүнми — алар һаман да яктылык сибә, күңелләрне яктырта,- диде Рәфидә Наҗарова.
Әйе, хактан да шулай! Тантаналы чарада чыгыш ясап, район башлыгы Ленар Зарипов «Батыр анасы» проектында катнашучы аналарга, бүгенге чарага килгән ата-аналарга тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
— Бүген без бик дулкынландыргыч, шул ук вакытта бик җаваплы чарада катнашабыз. Бу проект — безнең горурлыгыбыз, безнең хәтеребез. Ул безгә һәрчак тынычлыкның нинди бәя белән килүен искәртеп торачак. Батыр егетләребезнең исемнәре тарихыбызга алтын хәрефләр белән язылачак, — диде ул.
Район җитәкчесе шулай ук геройлар тәрбияләгән ата-аналарга мөрәҗәгать итеп:
— Хөрмәтле әти-әниләр, туганнар, якыннар! Сезгә чын күңелебездән рәхмәт белдерәбез. Сез Ватанга чын батыр уллар үстергәнсез. Без сезнең алда баш иябез. Аларның батырлыгы безнең өчен мәңгелек үрнәк булып калачак, — дип ассызыклады.
«Герой анасы» күргәзмәсе — гади фотолар җыелмасы гына түгел. Бу — хәтер, горурлык һәм йөрәк әрнүе аша туган рухи һәйкәл. Ул безгә батырлыкның чын бәясен искәртеп тора һәм киләчәк буыннарга Ватанга тугрылык, намус һәм батырлык үрнәге булып хезмәт итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев