Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Алдынгылар җыенында махсус хәрби операциядә һәлак булган Руслан Баяновның гаиләсенә аның «Батырлык» орденын тапшырдылар

Актаныш районының хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү тантанасында махсус хәрби операциядә илебез азатлыгы өчен көрәшүче якташларыбызга олы рәхмәт сүзләре белдерелде. Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов Киров авылында яшәүче Людмила һәм Наил Баяновлар гаиләсенә уллары Русланның «Батырлык» орденын тапшырды.

Махсус хәрби операция батыры Руслан Баянов 1978 елда Башкортстан Республикасы Бакалы районы Киләй авылында туган. 11 сыйныфны тәмамлагач, 1996-1998 елларда армия сафларында хезмәт итә.
2023 елның 20 июлендә контракт буенча хәрби хезмәткә алына. 2025 елның 16 мартында Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы территориясендә махсус операция барышында бурычларны үтәгәндә геройларча һәлак була.

Россия Федерациясе президенты указы белән махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булган Баянов Руслан Наил улы үлгәннән соң «Батырлык» ордены белән бүләкләнде. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов  орденны Руслан Баяновның әнисе Людмила Әхәт кызы һәм Наил Шәрифулла улына тапшырды. Илебезнең киләчәге өчен гомере яу кырында өзелгән героебызны залдагылар аягурә басып алкышлады. 

Батырлар даны мәңгелек!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев