Батыр анасы Миңнетаҗибә Юнысовага — 90 яшь
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Батыр анасы Миңнетаҗибә Юнысовага — 90 яшь

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче райондашыбыз, хезмәт ветераны Миңнетаҗибә Дөлфи кызы Юнысованы тәбрик иттеләр.

Бу дулкынландыргыч очрашуда бәйрәм шатлыгы белән бергә тирән кайгы да бар иде. Миңнетаҗибә апаның улы Дамир Юнысов махсус хәрби операциядә геройларча һәлак булган батыр якташыбыз.

Батыр анасы Миңнетәжибә Юнысовага — 90 яшь

Актаныш авылында туып-үскән, соңыннан Такталачыкта элемтә узелында монтер булып хезмәт иткән Дамир Әнвәр улы Донецк Халык Республикасының Николаевка авылы янында сугышчан бурычын үтәгәндә һәлак була. Ул миномет атышы астында соңгы мизгелгә кадәр позициясен калдырмый. Алган яралары аркасында гомере өзелә, ә өзлексез атышлар аркасында гәүдәсен эвакуацияләү мөмкин булмый. Шуңа күрә аның гәүдәсе әлегәчә табылмаган. «Барып карарга кабере дә юк», — дип, батыр анасы күз яшьләрен сөртеп. Батыр анасы Миңнетәжибә Юнысовага — 90 яшь

Бүген җитәкчеләребез, тынычлыгыбыз өчен гомерен биргән батыр сугышчыбызны хөрмәтләп, аны тәрбияләпүстергән Анага улының Батырлык орденын тапшырдылар. Дамирның Актанышта яшәүче улы белән кызы, туганнары һәм райондашлары өчен аның якты истәлеге һәрвакыт йөрәкләрдә яшәр.

Батыр анасы Миңнетәжибә Юнысовага — 90 яшьМиңнетаҗибә апа үзе дә озын һәм бик авыр тормыш юлы үткән шәхес. Гомеренең байтак елларын киномеханик булып эшләгән, тормышның төрле авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән. 18 яшендә Бөгелмә ит комбинатына җәяүләп мал илткәне, анда бәлагә тарып, бер айлык хезмәт хакын түләмәүләре әле дә хәтерендә. Шулай да ул сыгылмый, тормыш авырлыкларына бирешми. Ире Әнвәр абый белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә аның 12 оныгы бар.

Батыр анасы Миңнетәжибә Юнысовага — 90 яшьХәзерге вакытта Таҗибә апа 40 ел фармацевт булып хезмәт иткән кызы Нурия һәм кияве гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши. Кызы Нурия аңа хезмәт сөючәнлеккә өйрәткәне өчен тирән рәхмәтле: «Әти-әнине хөрмәтләү — безнең бурычыбыз», — ди ул.

Ил-көн бәхете өчен батыр улын биргән, фидакарь тормыш юлы үткән Миңнетаҗибә апага ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм озын гомер телибез.


Нет комментариев