Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Батырлар даны мәңгелек!

Бүген Әтәс авылында махсус хәрби операциядә һаләк булган якташыбыз Сәрвәров Марат Әхмәтгаян улы белән хушлаштылар.

 

Мәтам мәрәсимендә район башлыгы, сыйныфташы  Ленар Зарипов, мәрхүмнең туганнары, дуслары, авылдашлары катнашты.

Марат Сәрвәров 1967 елның 4 нче июнендә Актаныш районының Апач авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала. 1982 елда Әтәс сигезьеллык мәктәбен тәмамлый, урта белемне Күҗәкә мәктәбендә ала. 1986-1988 елларда Хәрби Көчләрдә хезмәт итә. Кайткач, Себердә яши һәм эшли.

2024 елның 17 сентябрендә Ханты - Манси автоном округыннан контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алына. 2025 елның 19 гыйнварында махсус хәрби операция барышында һәлак була.

Әнисе Гөлнәфидә апаның, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз һәм сабырлык телибез. Марат Әхмәтгаян улының караңгы гүрләре якты, авыр туфрагы җиңел булсын.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев