Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

«Батырлар. Герои Татарстана» программасында катнашучы Илсур Зәкиев райондашларны сайлауларда тавыш бирергә чакырды

Бүгенге кояшлы, матур көндә сайлау участокларында күңелле ыгы-зыгы. Яңа Әлем авылындагы 639 нчы сайлау участогында 918 сайлаучы тавыш бирәчәк. Алар арасында махсус хәрби операциядә илебез киләчәге өчен көрәшүче солдатларыбыз да бар. «Батырлар. Герои Татарстана» программасында белемен күтәрүче Илсур Зәкиев хәрби сынауларны шактый кичергән егет. Төньяк Кавказдагы бәрелешләрдә, махсус хәрби операциядә катнашкан Илсур бүген туган авылында Татарстан Рәисе сайлауларында үз фикерен белдерде һәм райондашларны да үз үрнәгенә иярергә чакырды.

Илсур Зәкиев – районыбызның патриоты, балалар, яшьләр арасында туган илебезне саклау, яклау турында үтемле чыгышлар ясый. Сайлауларга да илебезнең киләчәген кайгыртып килгән ул. 

Бу сайлаулар илебез өчен шатлыклы вакыйга. Республикабыз җитәкчелеге аек акыл белән халык өчен тырыша. Махсус хәрби операция башланганнан бирле республикабызда  егермедән артык канун каралып, депутатлар тараыфыннан беренче укылышта ук кабул ителде. Болар барысы да халык өчен, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез, аларның гаиләләрен, әти- әниләрен, туганнарын кайгыртуны, ярдәм итүне күздә тота.  Бердәм төстә, дөрес тавыш бирсәк, бүгенге яңарыш чорында тагы да алга барырбыз, – ди Илсур әфәнде. – Бүгенге сайлаулардан беркем дә читтә калмасын, һәркем үз сүзен әйтсен, дөньялар тынычлансын, киләчәктә егетләребез исән-сау туган ягыбызга кайтсын!

 

 

639 нчы сайлау участогында 918 сайлаучы исәпләнә. Аларның 14е бүген беренче тапкыр сайлауларда катнаша. Һәрбер сайлаучыга « #Гаиләбеләнсайлыйбыз» дигән язулы беләзекләр тапшырыла. Гаиләләр актив рәвештә шул беләзекләрне тагып, сайлау участогы урнашкан бина каршында фотога төшәләр. #Гаиләбеләнсайлыйбыз #ТатарстанАлга республика фотоконкурсында катнашалар.

Сез дә әлеге бәйгедән читтә калмагыз, бәлки бәхет бүген сезгә елмаер?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев