Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Вазыйх Шакировка 100 яшь

Бүген Актаныш районының Почетлы гражданы, Бөек Ватан сугышы ветераны Вазыйх Шакировка 100 яшь тулды.

Бөек Ватан сугышы ветераны Шакиров Вазыйх Фатыйх улы 1926 елның 20 гыйнварында Татар Суыксу авылында туа. 1943 елны фронтка китә. 4 ай Казанда хәрби өйрәнүләр узгач, Польшага җибәрелә. Беренче Украина фронтында артиллерист булып хезмәт итә. 1944 елны каты яраланып демобилизацияләнә. Җиңүне туган авылында каршылый.



Сугыштан соңгы елларда колхозда бригадир, хисапчы булып хезмәт куя. Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яши. Җәй көнендә авылда тора.

Вазыйх абыйны ихлас күңелдән бер гасырлык юбилее- 100 яшь тулган көне белән котлыйбыз. Сәламәт булып, якыннарын сөендереп тагын әле матур тормышка сөенеп, сокланып гомер итәргә язсын! 

Фотолар «Актаныш-информ» архивыннан. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Вазыйх Шакировны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлый. Автор- Ләйсән Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев