Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Каһарман анасы

Актаныш технология техникумында Украинада барган махсус операциядә катнашып батырларча һәлак булган, илебезгә горур, кыю уллар үстергән бөек әниләргә багышланган “Каһарман анасы” дип аталган очрашу узды.

Актаныш технологик техникумында, элекке 80 санлы һөнәри училище, Украина территориясендә хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы, шулай ук операция барышында батырларча һәлак булган, кыю һәм горур уллар тәрбияләп үстергән бөек аналарга багышланган «Каһарман анасы» дип исемләнгән очрашу үтте. Махсус хәрби операция геройларының күбесе — Актаныш районында туып-үскән, әлеге техникумны тәмамлаган егетләр.

Чарага төрле еллардагы чыгарылыш студентларының әниләре- Илсур Закиевнең әнисе Галия апа, Нияз Нуруллинның әнисе Фирдания апа, Рамил Хәбировның әнисе Энҗе апа, шулай ук һәлак булган каһарман Ленар Шәңгәрәевнең апасы Лениза Нургалиева килгән иде.

 Очрашуны алып баручы тарих укытучысы Рөстәм Мусин бу әниләрне «Милләтебез тоткасы, халкыбызның киләчәге сагында торучы көчле затлар!» дип зурлады.

Техникум директоры Ландыш Шәмсунова, мобилизация эшләре бүлеге җитәкчесе Насыйм Загрутдинов һәм район хәрби комиссариаты вәкиле Радислав Авзалов аналарга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, аларга зур ихтирам һәм хөрмәт белдерделәр. Барлык әниләр исеменнән Фирдания Нуруллина очрашуны оештырган, игътибар һәм ихтирам күрсәткән өчен техникум коллективына рәхмәт әйтте. Энҗе Хәбирова, Лениза Нургалиева да үз фикерләрен белдереп, студентларга тыныч, матур тормышның, техникумдагы мөмкинлекләрнең кадерен белеп тырышып укырга чакырдылар.

Чечня сугышы һәм махсус хәрби операция ветераны Илсур Закиев яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендә техникум коллективының эшен югары бәяләде. Ул батыр уллар үстергән аналарга рәхмәтен белдереп, чарада катнашучыларның күңеленә үтеп керерлек үзе язган шигырен укыды.

Чарада катнашучылар каһарманнар истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар. Батыр уллар тәрбияләүче әниләр алдында якты тормышыбыз, ачык зәңгәр күк йөзебез өчен үз җанын жәлләмәгән батырларыбызны чын ир-егет итеп, Ватан сакчысы итеп тәрбияли алган аналар алдында баш иябез. Ватан үзенең батырларын онытмый, аларның данлы юлы, күпләр бәхете өчен якты йолдыз булып атылып узган ир язмышы, чиксез горурлык хисләре генә уята.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев