Камал театры Минтимер Шәймиевнең юбилейна спектакль әзерли
Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең якынлашып килүче 90 яшьлек юбилеена Камал театры «театр гамәле» (спектакль) әзерли. Бу хакта журналистларга театрның баш режиссеры Фәрид Бикчәнтәев сөйләде.
«Бөтен ил өчен бу бик мөһим вакыйга — Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә 90 яшь. Аның тормышының билгеле бер ягы бар: ул татар театрында, аеруча безнең театрда, бер генә премьераны да калдырмады», — дип билгеләп үтте Бикчәнтәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев