Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Махсус хәрби операция батырларына – дәүләт бүләкләре

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов технология техникумындагы «Хәтер аллеясы»н киңәйтү тантанасында катнашты һәм изге хәтерне саклауга зур хезмәт куйган уку йорты коллективына, волонтерларга һәм барлык райондашларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ленар Рафакович очрашу кысаларында батыр яугирләрнең дәүләт бүләкләрен аларның туганнарына, үзләренә  тапшырды.

  • Махсус хәрби операциядә һәлак булган Камалов Артур Илгиз улы (үлгәннән соң) Россия Федерациясе Президенты указы белән «Батырлык ордены» (Орден Мужества) белән бүләкләнде. Почетлы бүләк аның улы Камалов Аязга тапшырылды.

  • Янгиров Алмаз Дилшат улы (үлгәннән соң) Россия Президенты указы нигезендә «Батырлык өчен» (За отвагу) медале һәм Россия Оборона министрлыгының «Махсус хәрби операциядә катнашучыга» медаленә лаек булды, медальләр белән аның бертуган апасы Альмиева Ләйсән бүләкләнде.

  • Техникумның элеккеге студенты Гыйльфанов Фәрид Фирдәвис улы (үлгәннән соң) Оборона министрлыгының «Сугышчан хезмәтләре өчен» медаленә лаек дип табылды, бүләк аның әтисе Фирдәвис абыйга бирелде.

  • Хәзерге вакытта яу кырында батырлык күрсәтүче райондашыбыз, 2нче курс студентыбызның әтисе Бәйрәмов Ирек Роберт улы 1232нче моторлы укчылар полкының «Махсус билге- Знак особого значения» белән зурлап бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев