Махсус хәрби операциядә катнашкан өч райондашыбыз Ватанны саклаучылар көнендә дәүләт бүләкләренә лаек булды
Актанышта Ватанны саклаучылар көнендә өч райондашыбызны Украинада барган махсус хәрби операциядә сугышчан бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен бүләкләделәр.
Актанышта Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантанадан безнең репортаж
Быел Ватанны саклаучылар көнен билгеләп узуга 107 ел. Тарих битләренә күз салсак, беренче тапкыр 1919 елның 23 февралендә Кызыл Армиянең 1918 елда Псков һәм Нарва шәһәрләре астында немец гаскәрләрен җиңүнең бер еллыгына багышлап, Кызыл бүләк көне үткәрелә. Ә 1923 елда Кызыл Армиянең биш еллыгы уңаеннан бу бәйрәм аеруча зурлап уздырыла.
1946 елга кадәр Эшче-крестьяннарның Кызыл Армиясе көне, Бөек Җиңүдән соң Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез флоты көне итеп бәйрәм ителә. 1995 елдан Ватанны саклаучылар көне буларак үткәрелә башлаган бәйрәм 2005 елдан ял көне итеп игълан ителә.
Менә шундый зур тарихлы бәйрәм көнендә бүгенге заман геройлары- якташларыбыз, Украинада барган махсус хәрби операциядә сугышчан бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен өч райондашыбызны бүләкләделәр.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядә сугышчан бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Фәрит Гыйльфановның «Батырлык орден»ын әтисе Фирдәвис абыйга һәм сеңелесенә тапшырды. Фәрит Фирдәвис улы әлеге хөрмәтләүгә үлгәннән соң лаек була.
Язитов Илнар Сәгыйть улы да әлеге зур бүләк белән хөрмәтләнде.
Ә Гайнанов Игорь Александр улы Хәрби бердәмлекне ныгыту медале»нә лаек булды.
Актанышның батыр, кыю уллары һәм кызлары Ватанны саклаучылар көнендә хөрмәтләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев