Актанышта Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантанадан безнең репортаж
Бүген Актанышта Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур тантаналы чара узды. Анда Әфган, Чечня сугышларында, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашкан батырларыбыз, хәрби бурычларын Германия җирләрендә үтәп кайткан яугирләребез, Чик сачылары төркеме вәкилләре, Десант гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр, Хәрби диңгез флотында хәрби бурычларын үтәгән ир-егетләребез катнашты. Шулай ук Ватанны саклаучылар көненә ветераннарның гаиләләре, район хакимияте җитәкчелеге һәм башка авылдашлар да килгән иде.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов тантанада катнашучыларны Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләп изге теләкләрен җиткерде.
-Элек бу бәйрәм Совет армиясе һәм Хәрби Диңгез флоты дип атала иде. Хәзер Ватанны саклаучылар көне. Исеме үзгәрсә дә, бу бәйрәмнең җисеме шул ук калды. Бөек Ватан сугышы чорында, аннан соңгы хәрби бәрелешләр вакытында, тыныч тормышта Ватанны саклаган ир-егетләр өчен һәм тыныч тормышта фидакарь хезмәт куйган, илебез иминлеген саклаган Россия халкының зур бәйрәме!- дип билгеләп үтте Ленар Рафак улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев