Махсус хәрби операциядә катнашучы яза: Күкләрдән хат
Махсус хәрби операциядә катнашучы, «Батырлар. Герои» программасында белем алучы Илсур Зәкиев иҗат белән күптәннән җитди шөгыльләнә. Бүген игътибарыгызга аның «Күкләрдән хат» шигырен тәкъдим итәбез.
Сагынырсыз әле мине беркөн,
Мин бит хэзер сездән еракта.
Сагынырга гына калды инде,
Җил дә исми сезгә бу яктан.
Минем очен дөнья тынычланды,
Шартлау тавышлары тындылар,
Мине көткән газиз туганнарның
Сабыр канатлары сындылар.
Киткән идем дуслар, кайтырмын,дип,
Җиңү белэн туган якларга,
Мин бармасам, кемнәр китәр иде,
Туган нигез,илне сакларга.
Мин юксынам сине ,туган авыл,
Сагынамын карап күкләрдән,
Кайтып килеп булса иде лә ул,
Тик җибәрми мине үткәннәр.
Мин күкләрдән сезгә карап торам.
Моңсу икән моннан күзәтү,
Гөнаһ жыеп баемагыз, дуслар,
Авыр аны монда төзәтү.
Сезнең яныгызда булмасам да,
Онытмагыз мине, дусларым.
Язлар җиткэн саен сәламемне,
Алып кайтыр сезгә кошларым!
Илсур Зәкиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев