Махсус хәрби операциядәге якташыбыз актанышлыларга дрон һәм гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерде
Махсус хәрби операциядәге якташыбыз, Актанышта туып-үскән Александр Сергеев якташларыннан гуманитар ярдәм һәм үзе заказ биргән сугышчан җиһаз — дронны рәхмәт сүзләре белән кабул итеп алды. Бу мөһим коралны алуга ярдәм иткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәтен белдерде һәм туган якның ярдәме нинди зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.
8 февральдә Яр Чаллы шәһәреннән гуманитар ярдәмнең яңа партиясе җибәрелде. Бу эш Чаллы шәһәренә якын алты күрше район халкы, волонтёрлар һәм Татарстан Республикасы хәрби-оешма ветераннары һәм запаста торган хәрби хезмәткәрләр берлеге ярдәме белән озатылды.
Гуманитар ярдәм эчендә махсус хәрби операциядә катнашучыга кирәкле җиһазлар һәм кирәк-яраклар, азык-төлек, шәхси гигиена әйберләре иде. Бер йөк — Херсон, Запорожье, Донецк һәм Луган юнәлешләренә, икенчесе — Курск һәм Белгород өлкәләренә китте.
Руль артында — якташларыбыз Руслан Ханов һәм Камил. Ганиев. Руслан озатучы буларак, махсус хәрби операция башланганнан алып меңләгән чакрымнар узган тәҗрибәле волонтер. Бу юлы да ул дуслары белән көч һәм вакытларын кызганмыйча Ватан сакчыларына ярдәмне кулларына алып барып тапшырды. 
Җибәрелгән ярдәм арасында Александр Сергеев өчен махсус дрон аерым урын алды. Ул аңа алгы сызыктагы бурычларын тиз һәм төгәл үтәргә ярдәм итә. Бу бүләк гади корал гына түгел, ә туган як бердәмлеге һәм ярдәм символы булып тора.
Волонтёрлар һәм Ватан сакчылары язмышына битараф булмаган кешеләр инде гуманитар йөкнең яңа партиясен әзерли башлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев