Пучы балалар бакчасына очрашуга махсус хәрби операция батыры килде
Пучы балалар бакчасында дулкынландыргыч һәм бик мөһим очрашу узды.
Безгә кунакка кыска вакытлы ялда булган, махсус һәрби операциясендә катнашучы авылыбыз егете Гыйлемов Салават килде. Балалар солдатның үзенең балачагы, мәктәп еллары, студент булуы, аннары армиядә хезмәт итүе турында зур игътибар белән тыңладылар. Балалар кунак абыйларына шигырьләр сөйләделәр, патриотик җырлар җырладылар. Бу очрашуда балалар чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлыкның, үз Ватаныңа мәхәббәтнең, үз иленең чын патриоты булуның ачык мисалын күрделәр. Мондый очрашуларның әһәмияте балаларда патриотик хисләр тәрбияләүдә бәяләп бетергесез,- дип хәбәр итте безгә Пучы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Оксана Имамова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев