Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Шатлыклы хәбәр

Актаныш районының Киров исемендәге совхоз поселогы халкы күңелләрне җылытырлык сөенечле хәбәр алды. Шушы авылда туып-үскән махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче Рузил Талипов «Казанышлар өчен» медале белән бүләкләнде.

Туган җиребезнең батыр улы Талипов Рузил Наил улы бүген махсус хәрби операция зонасында Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үти.

Рузил — “Урал” машинасы шоферы. Гади генә булып тоелса да, сугыш кырында бу хезмәт — ут-ялкын белән күзгә-күз очрашуга тиң: һәр юл — сынау, һәр рейс — батырлык. Райондашыбыз курку белмәс йөрәге, нык ихтыяры белән иң авыр мизгелләрдә дә сынатмый, иптәшләренә терәк булып хезмәт итә.

Аның тырышлыгы, фидакарьлеге юкка түгел: Рузил Наил улы берничә тапкыр рәхмәт хатлары һәм медальләр белән бүләкләнә. Күптән түгел исә ул тагын бер дәрәҗәле бүләккә — “За заслуги” – «Казанышлар өчен» медаленә һәм командование тарафыннан тапшырылган рәхмәт хатына лаек булды. Бу — батырлыкка бирелгән югары бәя, Туган ил алдындагы тугрылыкка күрсәтелгән ихтирам. 

Рузил — Киров авылының гына түгел, бөтен районның горурлыгы. Аның исеме туган туфракта ихтирам белән яңгырый, батырлыгы яшьләргә үрнәк булып тора.

Аңа ихлас күңелдән нык сәламәтлек, рух ныклыгы телибез. Тизрәк имин көннәр урнашып, Рузилның туган якларына, яраткан кешеләре кочагына сау-сәламәт әйләнеп кайтырга насыйп булсын.

Шундый батыр, курку белмәс ул үстергән әти-әнисе тирән ихтирам сүзләренә лаек. Алар тәрбияләгән ул — чын ир-егет, Ватан сакчысы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев