Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

СВОдан рәхмәт сүзе: Әтәс өлкәннәре фронттагы якташларны 24 маскировка челтәре белән сөендерде

Шушы көннәрдә генә махсус хәрби операциядәге якташларыбыздан рәхмәт сүзләре килеп иреште. Әтәс авыл җирлеге өлкәннәре фронтка 24 данәдә маскировка челтәрләре үреп озаткан иде, аларны кулларына алган солдатлар авыл апалары, абыйларына чиксез рәхмәтләрен видеога яздырып җибәргән.

Актаныш районында махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләребезгә ярдәм итү – өстенлекле бурычларның берсе. Бу изге эштә Әтәс авыл җирлеге халкы да актив катнаша. Алар башта акчалата һәм әйберләр җыеп ярдәм итсә, аннары хәйрия концертлары оештырды. Ә бүген инде өлкәннәр үз куллары белән фронтка кирәк-яраклы әйберләр әзерли.

Бердәмлектә – көч!

Әтәс авыл җирлеге өлкәннәре «Изге Ай» исемле төркем булдырып, бердәмләшеп маскировка челтәрләре үрә башлаган. Бу эшкә Чат һәм Бикчәнтәй авылларының өлкәннәре дә кушыла. Бүгенге көндә алар 24 челтәрне үреп бетергән.

Һәр челтәрне төргәкләгәндә эченә егетләргә кирәк-яраклар да тыгып җибәрәләр Фотосурәтләр, хатлар салалар. Аларга изге теләкләрен язып, челтәрләрне төйнәп җибәрәләр.

Токмач кисүдән алып окоп шәмнәренә кадәр

Әтәслеләр «Токмач кисү» акциясенә дә актив кушылды. Алар күп мәртәбәләр солдатларга коры ашлар ясар өчен өй токмачлары кисте. Шулай ук окоп шәмнәре, фонарьлар җыеп фронтка озаттылар.

Бүгенге көндә дә бу изге эшләр дәвам итә. Һәр көн – яугирләребезгә ярдәм итүнең яңа мөмкинлеге.

Егетләрдән рәхмәт – иң зур бүләк

Әтәслеләрнең иң зур сөенече – алар үргән маскировка челтәрләренең фронттагы егетләребезгә барып җитүе. Яугирләребезнең рәхмәт сүзләре өлкәннәрне тагы да ныграк игелекле эшләр башкарырга рухландыра.

Әтәс авыл китапханәчесе Мәүҗидә Гарипова барлык игелекле эшләрдә катнашучы авыл халкына зур рәхмәтен белдерде.

Җирлегебез өлкәннәрен бары бер изге теләк берләштерә: тизрәк сугыш афәтләре бетсен, егетләребез исән-имин туган ягыбызга кайтсын, барыбызга да шатлыклы очрашулар насыйп булсын, – ди ул.


Рәхимәт сезгә, изге гамәлләр кылучыларыбыз! Сезнең теләкләргә без дә кушылабыз, якташларыбыз исән-имин кайтсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев