Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Технология техникумында өченче тапкыр МХО батыры истәлегенә спорт ярышы уза

Бүген Актаныш технология техникумында өченче тапкыр рәттән, уку йортының элеккеге чыгарылыш студенты, махсус хәрби операциядә һәлак булган Раил Надриев истәлегенә «Ягез әле, егетләр!» хәрби-патриотик ярышлар уза. Раил Марсель улы технология техникумын тәмамлап яу кырында һәлак булган беренче студент. Ул үлгәннән соң «Батырлык» орденына лаек булды.

Раил Надриев истәлегенә оештырылган ярышларда традиция буенча ут күршеләребез дә катнаша. Технология техникумы командасы белән бергә күршеләребез-  Сарман районы күппрофильле техникумы, Башкортостанның Илеш районы Яркәй авылындагы Дуван филиалы техникумы егетләре ярыша. Бәйгегә бары 1 курс студентлары гына җәлеп ителгән.

Раил Надриев- безнең олы горурлыгыбыз. Раил Мари Суыксуы мәктәбеннән соң Актаныш техникумына укырга килә. Уку йортын 2021 елда тәмамлый һәм көзен армия сафларына китә. 2022 елда август аенда контракт төзеп махсус хәрби операциягә катнашырга карар кыла. Көзен каты бәрелешләр вакытында һәлак була.

Директор Ландыш Шәмсунова техникумда хәрби-патриотик чараларның системалы төс алуын әйтте, Раил Надриев истәлегенә оештырылган бүгенге ярышлар шуның чираттагысы.

Технология техникумы үзенең батыр улларын онытмый. Уку йорты ишек алдында урнашкан Батырлар аллеясына махсус хәрби операциядә һәлак булган 23 студентның истәлегенә мемориаль такта куелган. 11 июньдә тагын 16 чыгарылыш укучысының исемен мәңгеләштерергә уйлыйлар.

Раил Надиревнең әтисе Марсель абый «Ягез әле, егетләр!» хәрби-патриотик ярышларының улын гына түгел, ә махсус хәрби операциядә һәлак булган барлык сугышчыларны хөрмәтләү чарасы булуын билгеләп үтте:

Ярышларның улым исеме белән аталуы белән бик горурланам. Техникумга да рәхмәтлемен. Мин үзем дә шушы техникумда белем алдым. Хәрби комиссариат аша армия төркемендә кыска вакытлы шоферлык курслары уздым. Армиядә җиңел һәм йөк машиналары йөртү таныклыгы алдым, механик-водитель булып хезмәт иттем.

Армиядән соң эшләдем: янгын сүндерү машинасында йөрдем, колхозда хезмәт куйдым. Соңрак тракторчылар кирәк булгач, тагын техникум аша кыска курслар уздым һәм тракторчы таныклыгы алдым.

Улым тугач, үсеп җиткәч, башта Чаллыдагы автозавод техникумына укырга керергә теләгән иде, әмма барып чыкмады. Мин аңа түләүле курсларга язылырга тәкъдим иттем, ләкин ул ризалашмады: «Мин Актаныш техникумына үзем керәм, түләүсез укыйсым килә», — диде. Шулай итеп, ул техникумга укырга керде.

 Техникум үзенең бай тарихы һәм геройлары белән дан тота. Раилне һәм барлык геройларны искә алуыгыз өчен зур рәхмәт. 

Ярышларны тантаналы ачуда техникум директоры Ландыш Шәмсунова, Актаныш районы башлыгының мобилизация буенча урынбасары Нәсим Заһертдинов, Чечня сугышы ветераннары җитәкчесе Вазыйх Харисов, махсус хәрби операциядә катнашучылар төркеме җитәкчесе Илсур Зәкиев чыгыш ясап, ярышта катнашучыларга уңышлар теләде, батырлар данының мәңгелек булуы турында үз фикерләрен әйттеләр. Техникум студентлары, педагоглар, мәдәният йорты артистлары бүгенге чаарада патриотик җырлар башкарды.

Кичәне техникум педагоглары  Рөстәм Мусин белән Нәркизә Фатыйхова алып барды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев