Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Тормышы: Ватанга хезмәт итү!

Махсус хәрби операциядәге якташларыбыз белән һәрчак элемтәдә торырга тырышабыз. Шушы көннәрдә генә «Жуков медале», «Штурм кресты», «Десант-парашют» медальләре иясе Алмаз Солтанов күптән көтелгән чираттагы ялына кайткан иде. Аның белән «Без бергә» хәйрия фонды урнашкан «Яшьлек» яшьлек үзәгендә очрашып сөйләштек.


Алмаз Фирдәвис улы Солтановның туган ягыбызга үз аякларында кайтуы туганнары, якыннары өчен олы могҗизага тиң вакыйга булган. Чөнки Алмаз 4 ай буена Актаныш белән элемтәгә чыга алмаган. Яхшыга өметләнгән гаиләсенең теләкләре Аллаһы Тәгаләнең «Амин» дигән чагына туры килгәндер. Көчле шартлаудан соң, җимерелеп өсте туфрак белән томаланган окопта, кулдашы «Косой» белән 15 тәүлек ятарга туры килә аңа. Шундый авырлыкларга да бирешмичә исән калган, яшәү көчен югалтмаган ул. Хәер Алмазны язмышы кечкенәдән сыный, авырлыклар алдында калдыра…

 
Алмаз Фирдәвис улы Солтанов 1990 нчы елда Актаныш авылында туа. Актанышның 2 нче санлы мәктәбендә укый, 9 сыйныфны тәмамлагач, СПТУда белем ала. Тормыш аны иртә сыный: биш яшендә әнисе Әнисә апа вафат була. Кече энесе Айзатка дүрт яшь, сеңелесе Ализага нибары ике ай. Балаларны әбекәйләре – әтиләренең әнисе Хәдичә тәрбияләп үстерә.

СПТУны тәмамлагач, Алмаз киң профильле механизатор һөнәрен үзләштерә, «Актаныш» агрофирмасында һәм «Агроэлит» оешмасында шофер булып эшли.

Махсус хәрби операция

Махсус хәрби операциядәге туганнары Айдар Гикрамин янына хәлен белергә, гуманитар ярдәм илтергә баргач, Алмаз сугыш чынбарлыгы белән күзгә-күз очраша. Абыйсының хатыны Лилия Гикрамина белән гуманитар ярдәм сәфәреннән соң, 2024 елның 3 нче апрелендә махсус хәрби операциягә барырга контракт төзи.

Алмазларны Луганск өлкәсендә ике атналык өйрәнүләрдән соң Запорожье өлкәсенә юллыйлар. Анда өч янә өйрәнүләр аша уза ул. Феодосиядәге 56 нчы Һава-десант гаскәрләренә шофер итеп билгелиләр. Алгы сызыкка сугышчылар һәм азык-төлек кертә. Белгородта, Запорожьеда, аннары Курск өлкәсендә хезмәт итә.

Алмаз күп сөйләшми. Күкрәгендәге медальләр юкка гына бирелмәгән бит, алар хакында сорагач, акрынлап хезмәте турында да бераз ачылды егет. 

«Сугыш булгач, югалтулар булмыйча калмый. Андыйлар күп инде... Хәзер дошман ягында кеше күренми, бары дроннар, дроннар атака ясый.

2024 елның җәендә «Штурм кресты» медален Запорожьеда матайда яралыларны (300 ләр) һәм һәлак булганнарны (200 ләр) ташыган өчен бирделәр. «Десант-парашют» медален 2024 елның 2 нче августында бәйрәмдә тапшырдылар.

 «Жуков медале»нә – 2025 елның мартында алгы сызыктан хәрби бурычны уңышлы үтәп чыккан өчен лаек булдым. Тик шунда нык кына яраландым. Алдан куелган шартлаткыка туры килеп, гәүдәмә 13-14 осколок кадалды.  Курск больницасына алып киттеләр, аннары Мәскәүдә дәваландым. Кырымда Партенит поселогындагы санаторийда да булдым.  Өч айдан частька, янә Курскийга кайттым, - дип сөйли «Татарин» Алмаз.

 

«Дүрт ай шул бер ноктада». Исән калу тарихы

2025 елның 5 нче декабрендә Алмазларның часте яңа позициягә керә. 3 километр араны яулап алалар. 2026 елның 23 нче мартына кадәр – дүрт ай – шул ук посадкада, элемтәсез, авылдан ерак ноктада кулдашы, Оренбург егете «Косой» белән күзәтүдә торалар. Бу дүрт ай эчендә ун көнләп ашау-эчүсез калырга, су булмагач, кар- яңгыр суын җыеп эчәргә дә туры килә. Чираттагы дошман һөҗүме блиндаждан чыгу юлын җимергәч, 15 көн җир астында калалар. Сугышчының җиңү теләге, яшәү көче менә шунды күренә дә инде. Сапер көрәге белән көн-төн юл ясыйлар. Хәтта автоматтан атып җирне йомшарталар, соңыннан балчыгын көрәк белән читкә ыргыталар. Тырышлык бушка китми. Иң мөһиме Алмаз исән. Ул якыннары янәшәсендә. 

Беренче булып гел мине яшьтән үк кайгыртып торган Сиринә апа Шәеховага шалтыраттым. Аннары балаларга, – ди ул.

Актанышка кайткач, туганнары аны тотып-тотып, әйләндереп, тулгандырып карыйлар. Контузия, нерв системасына, организмга киеренке йөкләнеш үзенекен итә. Бу дүрт ай эчендә Алмаз 95 килограммнан 50 килога кала.

Гаилә. Тормыш яңадан башлана

2026 елның 28 нче мартында Алмаз 17 көнгә отпускка кайта. 9 яшьлек улы Әмир, 2 яшьлек кызы Дарина, хатыны Эльвина белән ял итеп, көч җыя солдат. Алмаз махсус хәрби операциядәге сугышчыларга гуманитар ярдәм җыеп җибәрүче, үзенә ярдәм кулы сузган барлык район җитәкчеләренә һәм район халкына, «Без бергә» ярдәм фонды директоры Лилия Гикраминага, туганнарына зур рәхмәтле. 

Алмаз сүзе

Махсус хәрби операция Алмазның дөньяга карашын 180 градуска үзгәртә.

Элек бик шук, шаян идем. Милициядән чыкмадым дисәң дә була. Хәзер балачагыма, яшлегемә кайтсам, мәктәптә рәхәтләнеп укыр, спорт белән шөгыльләнер идем. Икенче төрле яшәр идем. Махсус хәрби операциягә контракт төзеп китүем дә хөкем ителүләремне бетерү, чиста тормыш белән яшәү өчен иде, – ди утны-суны кичкән Алмаз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев