Ватанны сөю- иманнан!
Илебез халкы Ватанны саклаучылар көнен каршыларга әзерләнә. Бүген район ЗАГС бүлеге әлеге зур бәйрәм уңаеннан чираттагы Гаилә дәресен патриотик темага багышлады.
Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева "Гаилә мәктәбе"нең 2011 елдан бирле үткәрелүен әйтте. Гаилә дәресе һәрвакыт аерым бер истәлекле вакыйга уңаеннан оештырыла, ә бу юлы аны Ватанны саклаучылар көненә туры китереп үткәрделәр.
Ватанны саклаучылар көненә багышланган Гаилә дәресендә укучылар алдында Актаныш районы имам- мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, психолог Фәймә Шәйгәрдәнова белән бергә махсус хәрби операциядә катнашкан Риваз Рәхмәтуллин чыгыш ясады.
Руслан хәзрәт Мортазин Актанышның икенче санлы мәктәбе һәм кадет-интернат мәктәбе укучыларын һәм аларның укытучыларын Рамазан ае башлану белән котлады. Бу айлар солтанының фазыйләтләре белән таныштырды.
Туган илне ярату, саклау буенча хәзрәтебез үтемле фикерләрен җиткерде.
Хәдистә: «Ватанны ярату – иманнан», – диелә. Шушы юллардан Ватанны саклауның никадәр әһәмиятле, мөһим гамәл икәнлеге аңлашыла. Ватан – безнең өчен хөрмәтле, яклый, саклый торган, кыйммәтле төшенчә, – дип хак динебезнең ватанпарвәрлекне хуплавын җиткерде, шулай ук тәрбияви яктан вәгазьләде, укучыларны кечкенәдән тәрбияле, итәгатьле булып үсәргә, башкаларның хата-кимчелекләрен башкаларга белгертмичә, үзеңне тәрбияләргә өндәде.
Психолог Фәймә Шәйгәрдәнова укучыларны гаилә кыйммәтләренең асылы белән таныштырды. Үз милләтең, динеңнән булган парыңны сайлап, ата-бабаларыбыз йола-гадәтләрен саклап яшәргә кушты, ир-белән хатын бурычларын гыйбрәтле мисаллар белән аңлатты.
Риваз Рәхмәтуллинның чыгышын исә укучылар тын калып тыңладылар.
Риваз Равил улы 1989 елның 12 августында туа. Актанышның икенче санлы мәктәбендә укый, һөнәр училищесында пешекче-машина йөртүче белгечлеге ала. Мәскәү өлкәсендә Одинцово шәһәрендә хәрби хезмәтен үти. Аның армия сафларына барырга гемоглобины түбән һәм буе кыска булу комаучаласа да, егет җаен тапкан. Барыбер хәрби хезмәткә китә.
Риваз Равил улы армиядән соң да Ватанны саклауны үзенең һөнәре итеп сайлый һәм ялгышмый. 2013 елда контракт төзи. Диңгез пехотасына десант-штурм батальонына пулеметчы булып Севастопольгә китә. Ике тапкыр контрактын озайта, аннан Самарада хезмәтен дәвам итә. Сириядәге хәрби операциядә дә катнаша. Ә 2022 елда өлешчә хәрби операция башлану белән ут эченә керә. Мотоукчылар дивизиясе составында Киевка кадәр белән барып җитә ул. 2024 елда каты бәрелешләрдә яралана, аягына мина ярчыгы эләгә, аяк бармаклары һәм табаны өзелә. 5 тапкыр операция ясыйлар, госпитальләрдә дәвалана, хәзерге вакытта комиссияләнеп Актанышта яши. Дәһшәтле вакыйгаларда каушап калмыйча, батырлык үрнәге күрсәткәне өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
-Армиягә бару ир кеше өчен бик кирәк, -дип киңәшләрен бирде ул укучыларга.
Гаилә мәктәбе дәресе ахырында Гөлфинә Мөхәммәдиева Риваз Рәхмәтуллинга «Татар дөньясы» китабын бүләк итте.
Укучылар «Батырларга хат» акциясендә катнашты. Махсус хәрби операциядәге сугышчыларга исемләнгән, изге теләкләр язылган тәбрикнамәләргә имзаларын куйдылар.
Әлеге котлау хатлары гуманитар ярдәм белән бергә фронттагы сугышчыларга җибәреләчәк.
Очрашу күмәк фотога төшү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев