Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде

Такталачык авылы тагын бер асыл егетен югалтты. Украинадагы махсус хәрби хәрәкәттә Азат Тимиров батырларча һәлак булды. 11 гыйнвар көнне аны туган авылына алып кайтып җирләделәр.

Азатны соңгы юлга озатырга туганнары, авылдашлары, дуслары, хезмәттәшләре, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан егетләр җыелды. Күзгә – яшь, бугазга төер тыгылды.

Азат Илдус улы Тимиров 1986 елның 21 ноябрендә Такталачык авылында туган.

2022 елның 27 октябрендә Украинада барган махсус хәрби операциягә алына. Үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтә. Азатның гомере хәрби бурычын үтәгәндә, 2023 елның 30 декабрендә өзелә.

Хушлашу мәрәсимендә район башлыгы Ленар Зарипов батыр ул үстергәне өчен әнисе Айсылу апага зур рәхмәтен җиткерде.

– Сезнең гаиләгә килгән зур югалтуны чын йөрәгебез белән уртаклашабыз. Азатның урыны җәннәттә булсын. Безнең Актаныш районының батыр уллары берәүнең дә артына качып ятмыйча, безнең иминлекне саклап, үзләренең гомерләрен дә кызганмыйча көрәшәләр. Без сезгә, шундый батыр уллар үстергәнегез өчен рәхмәтле. Арабызда мобилизацияләнеп, хәзер ялга кайткан егетләребез дә бар. Егетләр, бик зур рәхмәт, сезгә. Барыгыз да исән-сау әйләнеп кайтыгыз, без сезне көтәбез.

Райондашлар, аларның гаиләләрен бер вакытта да онытмагыз, һәрвакыт ярдәм итеп торыгыз. Ике телем ипиегез булса, берсен аларга бирегез.  Алар безнең тынычлык өчен көрәшәләр. Егетләребез җиңеп кайтканчы, гаиләләрне ярдәмнән өзәргә ярамый. Матур итеп, бер-берегезне хөрмәт итеп яшәгез. Күреп торасыз, тормыш болай да кыска.

Азатыбызның караңгы гүре якты, авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын,  – диде.  

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин Азатның гаиләсенә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның  кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

–Безнең Татарстанның меңләгән егетләре бүгенге көндә Украинада барган махсус хәрби хәрәкәттә катнаша. Алар хәзерге һәм киләчәк буын тыныч тормышта яшәсен өчен көрәшә. Кызганыч,  бер генә сугыш та югалтуларсыз булмый. Ә инде якыннарын югалтканнарны юатыр өчен сүзләр дә табып булмый. Азатның әнисенең, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Алар безнең геройларыбыз. Без аларны беркайчан онытмабыз. Алар үзләренең батырлыклары белән Туган илнең чын патриотлары икәнлекләрен тагын бер тапкыр расладылар. Тыныч, йокла, безнең героебыз, Азат. Урының оҗмахта булсын, –  диде.

–Азатны соңгы юлга
озатырга дуслары да кайтты. Азатыбыз геройларча, соңгы сулышына кадәр илебезне
саклап көрәште. Ул без, балаларның киләчәк тормышы матур булсын өчен үз гомерен бирде,  – диде районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов та. Һәм Азат, шулай ук һәлак булган башка егетләрне искә алып, бер минутлык тынлык игълан итте.

Такталачык авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров та бу, җирлек өчен зур югалту дип белдерде.

– Безнең җирлекне кабат кайгы җилләре какты. Бүген батырыбызны соңгы юлга озатабыз. Азатыбыз беркайчан да кеше артына качмады. Үзенең ил алдындагы ирлек бурычын соңгы тамчы канына кадәр үтәде. Әнисе Айсылу апаның, туганнарының авыр кайгысын җиңеләйтергә теләп, Азатны соңгы юлга озатырга килгән барлык кешегә рәхмәт әйтәм. Азатның караңгы гүре якты, авыр туфрагы җиңел булсын, – диде.

Хәрби хезмәткә киткәнче Азат Актаныш сөт комбинатында эшләгән. Аны соңгы юлга озатырга хезмәттәшләре дә килде. Алар исеменнән Айдар Иманаев хушлашу сүзен әйтте. Азатның гаиләсенә һәрвакыт ярдәм итеп торачакбыз, диде.

Районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин Коръән аятьләре укып, дога кылды.

Азат Илдус улы Украинада барган махсус хәрби хәрәкәтләрдә күрсәткән батырлыклары өчен, һәлак булганнан соң, Батырлык Ордены белән бүләкләнгән.

Азатның  авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын. Әнисенә, кызына, туганнарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.

Яшисе дә яшисе иде…

 

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев