Бүген, 22 октябрьдә Кәзкәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә ипи кадеренә багышланган интерактив аралашу чарасы узды.
Чараның төп максаты — икмәккә карата хөрмәт тәрбияләү, игенче хезмәтенең әһәмиятен аңлату, ризыкны әрәм-шәрәм итмәскә өндәү иде.
Очрашу барышында катнашучылар икмәкнең кеше тормышындагы роле, аның табынга килгәнче үткән озын һәм катлаулы юлы турында сөйләштеләр. Икмәк үстерүче игенчеләрнең тырыш хезмәте турында фикер алыштылар, олы яшьтәге апалар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Алар үзләре белән сохари алып килдгән иде. Бу гамәл икмәкнең һәр валчыгын кадерләргә, ризыкка сакчыл карарга кирәклеген тагын бер кат искәртте.
Икмәк — тормыш нигезе, муллык һәм бәрәкәт символы. Аның кадерен белү, хезмәт кешесен хөрмәт итү һәм ризыкны сакчыл куллану — һәрберебезнең бурычы.
Нет комментариев