Бүген Актанышның беренче санлы мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы бәйрәм чарасы узды.
Мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кергән беренче сыйныф укучылары өчен дә, олы тормыш юлына аяк басарга әзерләнүче унберенчеләргә дә бу көн онытылмас бәйрәм мизгелләре бүләк итте. Тантанага ветеран укытучылар да хөрмәтләп чакырылган иде — алар балаларның шат елмаюларына куанып, үзләренең яшьлек елларын искә алдылар.
Мәктәп коллективын һәм укучыларны котларга бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар: Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин килде.
Мәктәп директоры Альберт Мансуров үз чыгышында уку йортының данлыклы тарихына тукталып үтте:
«Безнең мәктәп — бай үткәнле, республиканың иң дәрәҗәле уку йортларының берсе. Быел мәктәбебезгә 115 ел тула!»
Тантананың иң якты һәм дулкынландыргыч мизгелләрен безнең фоторепортажда карагыз
Нет комментариев