Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында гимназиясендә Белем көненә багышланган тантаналы чара узды.
Быел гимназия бусагасын беренче тапкыр 39 беренче сыйныф укучысы атлап керде. Бәйрәмнең иң тәэсирле мизгелләре — беренче сыйныф укучыларының мәйданга чыгуы булды. Аларны Иллария Сәетова башкаруындагы якты җыр астында тантаналы рәвештә каршы алдылар. Нәниләрне 1 «А» сыйныфы класс җитәкчесе Ания Мусина һәм тәрбияче Фәнилә Бакирова, 1 «Б» сыйныфын класс җитәкчесе Гөлназ Солтанова һәм тәрбияче Алсу Гафурова кабул итеп алды.
Гимназия коллективын, укучыларны һәм әти-әниләрне бәйрәм белән район башлыгы Ленар Зарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин һәм гимназия директоры Венера Хәмитҗанова ихластан котлады. Шулай ук тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Белем көне уңаеннан юллаган бәйрәм мөрәҗәгате укылды.
Чараның иң мөһим вакыйгасы булып белем ачкычын тәкъдим итү булды. 11 нче сыйныф укучылары белем ишекләрен ачучы бу символны беренче сыйныфка баручы Зәринә аша нәниләргә тапшырдылар.
Бәйрәм игелекле гамәлләр һәм бүләкләүләр белән дә истә калды. «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе кысаларында Рузилә Хәкимова махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына мәктәп кирәк-яраклары бүләк итте. Моннан тыш, гимназиянең физика укытучысы Резеда Маликовага Татарстанның Электрон мактау тактасына куелуы уңаеннан тантаналы рәвештә сертификат тапшырылды.
Нет комментариев