Актаныш укытучылары — халыкара фәнни мәйданда
Казан шәһәре күренекле галимнәрне үзенә җәлеп итү үзәгенә әверелде — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә зур күләмле Халыкара фәнни конференция башланды. Әлеге чара ТР ФАнең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының 30 еллыгына багышлана. Бу дәрәҗәле фәнни чарада Актаныш районы вәкилләре дә катнаша
Конференция 130дан артык алдынгы белгечне — тарихчыларны, этнологларны, шәрык белгечләрен бер мәйданга җыйды. Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Үзбәкстан, Казахстан, Төркия һәм Мисырдан килгән галимнәр тарихи фәннең мөһим мәсьәләләре турында фикер алыша.
Аеруча куанычлысы — Актаныш районы тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Рөстәм Мусин һәм Рамис Хәсәнов район данын яклап, халыкара мәйданда тәҗрибә уртаклашалар, фәнни фикер алышуларда актив катнашалар.
Аларның әлеге конференциядә катнашуы — район мәгариф системасының югары дәрәҗәсен күрсәтүче мөһим күрсәткеч.
ТР ФАнең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтын юбилее белән ихлас котлыйбыз!
Алга таба да зур уңышлар, яңа фәнни ачышлар һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев