Актаныш

Актаныш районы

16+
Безнең мәгариф

Соңгы кыңгырау бәйрәменнән безнең репортаж: Кадетларны олы тормыш юлына озаттылар

Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш районы кадет-интернат мәктәбендә бүген дулкынландыргыч һәм истәлекле вакыйга — Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Быел белем учагының унберенче сыйныфын алты курсант тәмамлый. Алар өчен бу көн — мәктәп еллары белән саубуллашу, олы тормышка беренче адым ясау мизгеле.

Әлеге истәлекле көндә мәктәпкә укучыларны котларга хөрмәтле кунаклар да кайтты. Алар арасында — Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Минһаҗ, язучы, шагыйрь, журналист, Тукай премиясе лауреаты Ләбиб Лерон бар иде.

Шулай ук бәйрәмгә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә, Хәсән Замановның тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүче Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова да килде.

Моннан тыш, тантанада районыбыз вәкилләре дә катнашып, чыгарылыш укучыларын мөһим вакыйга белән котладылар. Бу очрашулар, җылы сүзләр һәм игътибар — яшьләргә олы тормыш юлына ныклы ышаныч һәм рухи көч бирде.

Бәйрәм тантанасын курсантлар хәрби-патриотик чыгышлар белән башлап җибәрде. Кадет мәктәбендә узган еллар укучыларга белем генә түгел, ә ныклы характер, дисциплина һәм җаваплылык тәрбияләде. Курсантлар чын дуслыкның, бер-береңә ярдәм итүнең кадерен белергә, Ватанга мәхәббәт хисен күңелләренә сеңдерергә өйрәнде. Аларның үз-үзен тотышы, тәрбиялелеге, Ватанны яратулары әллә каян сизелеп, күренеп тора.

Кадет-интернат мәктәбе директоры Илсур Ялалов чыгарылыш сыйныф укучыларының һәркайсы мәктәп тарихында үз эзен калдыруы турында горурланып таныштырды. Кемдер укудагы уңышлары, кемдер спорттагы җиңүләре, кемдер патриотик чараларда актив катнашуы белән истә калды. 

Агымдагы уку елы кадетлар өчен аеруча нәтиҗәле. «Ватанга хезмәт итәм» республика олимпиадасында алар 22 призлы урын яулады. Республикада барлыгы 15 кадет мәктәбе булуын исәпкә алганда, бу — бик югары күрсәткеч. Моннан тыш, Бөтенроссия һәм төбәк олимпиадаларының муниципаль этабында 39 призлы урыннары бар, бу узган уку елы белән чагыштырганда шактыйга арткан. Казан шәһәрендә узган төбәк олимпиадасында да дүрт призлы урын яуланды.

Спорт өлкәсендә дә кадетлар сынатмый: инде өченче ел рәттән алар кадет мәктәпләре арасында узган спартакиадада өченче урынны саклап килә. Ә быел «Победа» республика ярышында икенче урын яулап, зур уңышка ирештеләр. Бәйрәм барышында җиңүчеләргә акчалата бүләкләр дә тапшырылды.

Соңгы кыңгырау — саубуллашу гына түгел, ә яңа мөмкинлекләр башы да. Алда чыгарылыш сыйныф укучыларын зур юллар, җитди сынаулар һәм яңа үрләр көтә. Мәктәп коллективы аларга ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм якты киләчәк тели.

Чыгарылыш укучыларының күбесе үзләренең һөнәрләрен хәрби тормыш белән бәйләргә ниятли. Аларның бер өлеше Санкт-Петербург шәһәрендәге Хәрби элемтә академиясенә укырга керергә планлаштыра. Бер укучы кызыбыз шулай ук Санкт-Петербургтагы Хәрби-медицина академиясен сайлаган. Ә бер генә чыгарылыш укучысы гражданлык һөнәре юлын сайлый. Аларның барысына да зур уңышлар телибез!

Кайда гына булсагыз да, онытмагыз: сез — кадетлар! Монда алган тәрбиягезгә тугры калыгыз: намус, бурыч, Ватанга хезмәт итү, өлкәннәрне хөрмәтләү, якыннарга кайгыртучан булу — болар сезнең тормыш юлыгызда төп кыйммәтләр булып калсын.

Алган белемнәрегез киләчәк җиңүләр өчен ныклы нигез, ә янәшәгездә һәрчак тугры дуслар, зирәк остазлар һәм сезне яратучы якыннарыгыз булсын! Һәр адымыгыз уйлап эшләнгән, һәр сайлавыгыз дөрес булсын! Батыр, максатчан булып калыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев