«Тату сыйныф серләре» конкурсында Актанышның икенче санлы мәктәбе җиңде
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре»республика конкурсының муниципаль этабы узды.
Быел катнашучылар жюрины креатив чыгышлары белән гаҗәпләндерде һәм укучыларның ялын оештыру, тәрбия ысулларының кыйммәтле тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Конкуренция җитди булды, әмма компетентлы жюри иң яхшыларын билгеләде.
Гран-прины Актанышның 2 нче санлы мәктәбе яулады!
- 1 урын - гуманитар гимназия-интернат;
2 урында:
- Пучы һәм Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе
3 урында:
- Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе
- Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбе
- Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе
- Кадет интернат-мәктәбе
Җиңүчеләрне һәм барлык призерларны котлыйбыз! Һәр катнашучыга битараф булмаулары һәм бүгенге чыгышларга зур көч куеп әзерләнүләре өчен зур рәхмәт. Сезнең хезмәтегез -укучыларыбызның балачагын бәхетле итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев