Актаныш

Актаныш районы

16+
Безнең мәгариф

«Умырзая» балалар бакчасында Җиңү көне: якты хәтер һәм яшь талантлар

Күктә якты кояш, безне сәламләгәндәй, балкып тора, ә һәрберебезнең йөрәгендә Бөек батырлыкның яктысын чагылдырып, Җиңү Йолдызы яна иде. Безнең балалар бакчасында Бөек Җиңү көненә багышланган чара узды.

Педагогларыбыз әзерлеккә зур җаваплылык һәм ярату белән килделәр. Балалар бакчасының тәрәзәләре тынычлык һәм хәтер символлары белән бизәлгән чын "җиңү тәрәзәләренә" әверелде. Балалар шигырь һәм җырларны бик тырышып өйрәнделәр. Ә иң мөһиме, педагоглар Бөек Ватан сугышы турында әңгәмәләр үткәрделәр, ата-бабаларыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге турында сөйләделәр.

Бәйрәм мәктәпкә әзерлек төркеменең тантаналы маршы белән башланып китте. Аларның ышанычлы адымнары горурлык турында  сойли иде. Аннары сугыш турында дәртле дә, бер үк вакытта моңсу да җырлар һәм шигырьләр яңгырады.

undefinedБалаларның чыгышы күңелне нечкәртте. Аларның яңгыравыклы, мәгънәле тавышлары аеруча тәэсирле яңгырады, безгә зур корбаннар бәрабәренә яуланган җиңүне истә тотуның һәм кадерләүнең мөһимлеген искә төшерде.


undefinedНәни балаларыбызга карап, без Җиңү турындагы истәлекнең яңа буыннарда яшәвен һәм яшәячәген күрәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев