Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БезнеңГеройлар

«Фил» позывнойлы Актаныш егете Авдеевкадагы каты бәрелешләрдә күрсәткән батырлыгы өчен дәүләт бүләгенә лаек булды (фотолар)

Актаныш районы егетләре махсус хәрби операция барышында үзләренең батыр, кыю, куркусыз икәнлекләрен исбатлап тора. Әле генә сөенечле хәбәр алдык- якташыбыз, «Фил» позывнойлы Филүс Гәрәев Авдеевкадагы каты бәрелешләрдә күрсәткән батырлыгы өчен дәүләт бүләгенә лаек булды.

Филүс Гәрәев 1984 елның 26 октябрендә Актаныш авылында туа. Мәктәптә белем алганнан соң һөнәр үзләштерү максатыннан технология техникумында укый.

Кулы оста егет тормышта югалып калмый, заманча яңалыкларны тиз отып ала. Озак еллар Удмуртиянең Ижау шәһәрендә металл конструкцияләрне монтажлаучы булып эшли. Һөнәрмәнлеген Казан шәһәрендә сынап карарга уйлап республикабыз башкаласында төзелешләрдә хезмәт куя. Филүс Альберт улы махсус хәрби операция башлангач, күңел тынычлыгын югалта.  Яшьтән хәрби хезмәткә гашыйк егетнең кулына корал тотып илебезне саклау теләге инде балачактан бирле  озата килә. Әмма хыялын тормышка ашырырга җае гына чыкмый. 2023 елның 29 ноябрендә Филүс Гәрәев башкала хәрби комиссариатларының берсендә илебезне неонацизмнан аралауга үз өлешен кертергә теләп контракт төзи.

 

Озак та үтми, якташыбызга каты бәрелешләрдә катнашырга туры килә. Рядовой Филүс Гәрәев Авдеевка торак пунктын штурмлауда катнаша. Командование боерыгы буенча штурм группасы составында куркыныч тудырган тимер полотнолар аша биналар ягына чыга. Башка штурм группалары белән берлектә дошман урнашкан йортларны һәм ныгытылган нокталарны минималь югалтулар белән уңышлы чистартуга ирешәләр. Басып алучыларның яңа төркеме якынлашканчы команда ныклы позиция булдыруга ирешә, шуның нәтиҗәсендә куелган сугышчан бурычны уңышлы үти.

Рядовой Гәрәев Филүс Альберт улының шәхси батырлыгы, кыюлыгы һәм профессиональлеге нәтиҗәсендә подразделениеләргә алга китәргә ярдәм итә. Бүлеп бирелгән мәйданнарны уңышлы чистартып, яңа позицияләрне алу һәм чакырылган ярдәм килеп җиткәнче аларны саклап калуда якташыбызның роле зур була. 

Сугышчан бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен рядовой Филүс Альберт улы дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.

 

Яу кырындагы гадәти көннәр дә көтелмәгән хәл-вакыйгаларны бер җепкә тезә. 27 апрельдә Бердычида урман полосаларындагы төнге рейд барышында Филүс Гәрәевләрнең хәрби патруленә «Баба-Яга» дроны һөҗүм ясый. Якташыбызның  муены көчле җәрәхәтләнә. Яраланган батырны тылга эвакуациялиләр. Июнь аена кадәр ул госпитальләрдә дәвалана. Контракт-килешү төзегән сугышчыны махсус хәрби операциягә кабат җибәрмиләр, ә Кемерово өлкәсенең Юрга шәһәрендәге хәрби частька юллыйлар. Бүген Филүс Альберт улы взвод командиры 21005 частьта ил алдындагы изге бурычын үти. 

 

 

 

Россия Федерациясендә контрактчыларга түләүләр Татарстанда иң югарысы. 2 сентябрьдән Татарстан Республикасында контракт төзүчеләр 2 миллион сумга кадәр акча ала башлады:

  • Республикадан - 1,3 млн. сум

  • РФ Оборона министрлыгы – 400 мең сум

  • ТР муниципалитетларыннан - 300 мең сумга кадәр.

Татарстан Республикасында контрактны ничек имзалау, түләүләр, ташламалар, контрактчылар гаиләләренә ярдәм итү турында тулырак мәгълүмат биредә:

•​https://heroes-tatarstan.ru/ 
•​https://batyr-kazan.ru/
•​117 (по РТ)
•​8 (800) 222-59-00 (башка регионнарда яшәүчеләр өчен)

 

2.​Татарстанда контракт төзүчеләргә тулы комплектта кием-салым,экипировка бирелә. 

Татарстанда контракт төзүчеләргә берни дә сатып алырга кирәкми. Алар махсус хәрби операциягә бару алдыннан эчке киемнән алып форма һәм аяк киемнәренә кадәр кирәк булган бөтен нәрсә, шулай ук медицина аптечкасы бирелә. Моннан тыш, ТР муниципалитетлары үз сугышчыларына өстәмә рәвештә әйберләр һәм азык-төлек җыелмалары бүлеп бирә.

3.​Татарстанда контрактчылар хәрби әзерлек курслары уза.
 Республиканың үзендә ике полигон – Казан янында һәм Түбән Камада  ачылган. Анда сугышчылар кыска вакытлы курслар уза, ул 5 көн дәвам итә. Татарстан контрактчылары озак курсларны (1 айдан артык) Үзәк хәрби округы полигоннарының берсендә үтә.

4.​Татарстан МХО зонасында хезмәт итүче контрактчыларын барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итә. 

Татарстан Республикасыннан көн саен алгы сызыкка гуманитар ярдәм: азык-төлек, кием-салым, транспорт чаралары, маскировка челтәрләре, генераторлар, рацияләр һәм башкалар җибәрелә. Шулай ук сугышчыларның шәхси заказлары да үтәлә. ТР районнары башлыклары, ДОСААФ вәкилләре махсус хәрби операциядәге сугышчыларга гуманитар ярдәмне илтүдә катнашалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев