Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БезнеңГеройлар

Актаныш хәрби комиссариатында өч патриотыбыз махсус хәрби операциягә барырга килешү төзеде

Россиядәге бүгенге вәзгыятькә бүген беркем дә битараф түгел. Бигрәк тә Курск өлкәсенә ясалган һөҗүмнәр неонацистларга карата нәфрәт хисләрен тагы да арттыра. Соңгы вакыйгалар бүген Актаныш хәрби комиссариатында контракт төзегән патриотларыбызны да махсус хәрби операциягә барырга җитди этәргеч биргән.

Бүген Актаныш районы хәрби комиссариатында өч патриот ир-егетебез махсус хәрби операциягә барырга килешү төзеде.

Типсә тимер өзәрдәй батырларның берсе Түке авылыннан, аны авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуретдинов озата килгән иде. Икесе Башкортостанның Нефтекама шәһәреннән. Документлар тутырган арада ут күршеләребез белән сөйләшеп алдык.

Туган илемне, туган җиремне ярату хисләре, киләчәк тыныч булсын дигән теләк белән бүген мин махсус хәрби операциягә барырга килешү төзедем. Улым өчен, оныгым өчен, гаиләм өчен кайгырам. Менә каршымда басып торасыз- сезнең өчен дә борчылам. Япь-яшь егетләр китә, һәлак була, аларга ярдәм итәсе иде, шуңа барырга булдым, -ди хокук саклау органнарында 16 ел эшләгән полиция капитаны Рәфис Җиһаншин.

Рәфис Радик улы 2024 елның  февралендә үк махсус хәрби операциягә барырга уйлый, бары якын дустының лаеклы ялга чыгуын көтү генә туктатып тора. Ниһаять, РФ Эчке эшләр министрлыгының Нефтекама шәһәрендәге бүлеге полиция майоры Илфак Газетдинов 25 июльдән эштән туктый. Тумышлары белән Илеш районыннан булган дуслар озак еллар шәһәрдә тәртип саклыйлар. 12 (!) тапкыр Чечня Республикасында командировкада булалар. Утны-суны бергә кичкән дуслар машинада юлда барганда «Актаныш» радиосыннан Татарстанда  контракт төзегән очракта бик күп өстенлекләр күрсәтелүе турында ишетеп алалар.

-Актаныш безгә бик якын, арада 50 генә чакрым. Аннан әнкәем Яңа Кадермәт авылыныкы. Бабам Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган. Хәрби комиссариатта безне ачык йөз белән каршыладылар. Әлбәттә, якыннарым бу карарымны кул чабып кабул итмәде. Каршы булдылар, берәүнең дә ирен, әтисен ут эченә җибәрәсе килми. Улыма 14 яшь, минем махсус хәрби операциягә баруым аңа укырга кергәндә файдасы тияр, дип уйлыйм. Ике кызымның инде үз гаиләләре, оныкларыбыз бар. Киявем Алмаз контракт төзеп махсус хәрби операциядә неонацизмга каршы көрәшә. Оныгым- улы тугач отпускага кайтып килде.

Яшьләр ут эчендә йөргәндә читтә калып булмый. Хәрби әзерлектә камиллеккә чикләр юк. Йөргән таш шомара, ситуациягә карап тагы да ныграк өйрәнәсең,- дип ни өчен әлеге фикергә килүен аңлатты Илфак Миңнемөхәммәт улы.

Лаеклы ялдагы хокук сакчыларының икесенә дә 54 яшь. Алар үзләрен өлкәннәр исәбенә кертергә теләми әле. Әмма тәҗрибәле, кыю, авырлыклар алдында каушап, сынып төшә торганнардан түгел икәнлекләре сизелеп тора.

Илфак Газетдинов 1988-1990 елларда Әстерхан өлкәсендә Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Автомобиль йөртә. Солдат хезмәтеннән соң колхозда, аннан милиция органнарында эшли. Хокук саклау органнарындагы стажы 32 ел. 

Рәфис Җиһаншинга исә Украина яклары яхшы таныш. Чөнки 1988-1990 елларда нәкъ тә Украинада аның армия еллары узган:

- Советлар Союзы чорында Укараинада тыныч иде, безгә карата бернинди начар караш булмады. Әмма хәзер дөньялар үзгәреп китте. Мине хатыным, улымның гаиләсе озатып калды, оныгым бар. Безнең белән бергә эшләгән егетләрнең шактые Украинада хәрби хезмәттә. Борис дустыбыз 2014 елдан бирле шунда. Теләкләрем- җиңү белән, барыбыз да исән-сау булып туган якларга кайтырга язсын!

Актаныш районы хәрби комиссары ярдәмчесе Рузил Нәфиков соңгы вакытта контракт төзеп махсус хәрби операциягә барырга теләүчеләрнең көннән-көн артуын әйтте:

Бүген илне саклау төшенчәсе аеруча актуаль. Фашистлар илебезгә- Курск өлкәсенә үк  бәреп керде. Россия, Татарстанның бүгенге хәленә битараф булмаган чын ир-егетләрне хәрби комиссариатта көтеп калабыз. Эш акчада гына түгел. Әмма хөкүмәтебез бик саллы ярдәм әзерләде- 20 августка кадәр контракт төзүчеләргә  1 миллион 700 мең сум акча түләнә. Бүген өч егетебез контракт төзеде. Егетләребезгә бер генә теләк- исән-сау, җиңү белән кайтсыннар!

Актаныш районы хәрби комиссариаты Татарстан Республикасының Чаллы шәһәрендәге Хәрби хезмәткә җыю пункты кустына карый. Биредә махсус хәрби операциягә бару буенча контракт төзүчеләрнең хәрби дәрәҗәләре, армиядә кайда хезмәт итүләре, теләкләре искә алына, шуннан соң гына операция урыны- аларның хәрби частьлары билгеләнә.

Ләйсән Газизова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев