Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БезнеңГеройлар

#БезнеңГеройлар: Райондашыбыз Илнур Кәрамов һәлак булганнан соң «Батырлык өчен» ордены белән бүләкләнде

Бүген Актаныш районы тагын бер батыр улын соңгы юлга озатты. Украинадагы хәрби операциядә неонацизмга каршы көрәшкәндә геройларча һәлак булган Илнур Кәрамов белән саубуллашу мәрасиме узды.

Илнур Рафис улы Кәрамов 1978 елның 21 июнендә Актаныш авылында дөньяга килә. 1996-1998 нче елларда армия сафларында хезмәт итеп туган якларга сержант дәрәҗәсендә кайта.  Соңгы вакытта "Наратлы" хуҗалыгында оператор булып эшли. Өч бала атасы.

Илнур Рафис улы 2023 елның 2 июнендә үз теләге белән Украинадагы хәрби операциядә катнашу өчен контракт төзи. Туган илебез- Россия, Татарстан һәм районыбызның азатлыгы һәм бәйсезлеген кайгыртып, неонацизмнан саклауда батырларча көрәшә. Ни кызганыч, якташыбызның гомере көтмәгәндә яу кырында өзелә. Һәлак булганнан соң Илнур Кәрамов Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның карары белән "Батырлык өчен" ордены белән бүләкләнде.

Райондашыбызның рухын кадерләп, соңгы юлга озатырга республика һәм район җитәкчелеге дә килде. Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Илнур Кәрамовның якыннарының, балаларының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашты:

- Ир-егетнең язмышы илен, Ватанын, якыннарының тынычлыгын саклау белән нык бәйле. Менә шундый аяусыз яуда безнең тормышыбыз матур булсын өчен, балаларыбыз исән-сау булсын өчен якташыбыз Илнур үзенең гомерен бирде. Илнур кебекләрнең бытырлыгын безгә беркайчан да онытырга ярамый. Аларның рухына тугры булып яшәргә кирәк,- диде Ленар Рафак улы.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Азат Хамаев шәхсән үзенең һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән айгы уртаклашу сүзләрен җиткерде:

- Без бүген илебезгә килгән авырлыкларны лаеклы кичәргә тиешбез. Безнең батыр егетләр якты, матур киләчәгебез өчен тәннәрен, җаннарын бирәләр. Күптән түгел Минзәлә районында яшәүче әтиле-уллы батырларыбыз һәлак булды. Без якыннар, туганнар, әти-әниләр, балалар белән бик тә якын булып, аралашып яшәргә тиеш. Бик зур рәхмәт сезгә дә кадерле якташлар, райондашлар! Республикабыз халкы бердәм булып хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм озата. Кичә генә Чаллыдан 20 тонна гуманитар ярдәм китте, Әлмәт, Минзәлә, Актаныштан актив төстә булышлык күрсәтелә. Җиңү көннәре тизрәк килсен иде!

Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов мәңгелеккә күчкән Илнур Кәрамовны соңгы юлга озатырга Әфганстан, Чечня кебек хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы райондашларыбызның да килүен әйтте. 

Районыбызда хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнарның оешмалары актив эшли. Бу яуларда шәһит киткәннәрнең һәрберсе -безнең геройлар. Ленар Сәмигулла улы аларны искә алып бер минут тынлык игълан итте.

Илнурның рухына изге дога сүзләре ирештергәннән соң якташыбызны озатырга кайткан сугышчан дуслары. Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов батыр егетебез турында иң җылы фикерләре белән уртаклаштылар. Илнур Кәрамовны якыннан белгән укытучылары бары тик яхшы яктан гына искә алды. Актанышның беренче санлы мәктәбе директоры булып эшләгән Рәйлә Гыйздәтуллина белән башлангычта укыткан беренче укытучысы Дилара Хөббетдинова Илнурның мәктәптә тырышып укуын, мәдәни, спорт чараларының уртасында кайнавын хәтерләрендә яңарттылар.

"Илнур кечкенәдән язмыш сынауларын кичеп яшәде. Әти-әнисе иртә киттеләр. Күңеле чиста иде, юлда күрсә дә йөгереп килеп кочаклап исәнләшә, хәлләрне белешә.  Урыны оҗмахта булсын! Үзендә шундый көч табып, тәвәкәлләп хәрби операциягә баруы үзе зур батырлык. Кайберәүләр качып та йөриләр бит"- ди Дилара Дуглас кызы.

Сыйныфташларның ватсаптагы төркеменә Илнур инде яз башында ук хәрби операциягә барачагын әйтеп язган булган. "Мин анда барырга тиеш!" ди ул дусларына да.

Менә шундый кыю, үз туган иле өчен гомерен дә кызганмый торган эчкерсез райондашыбыз белән саубуллаштык бүген. Җаның җәннәттә, авыр туфрагың җиңел, тар каберең нурлы булсын, безнең героебыз! 

Илнур Кәрамов үзенең васыяте буенча бүген, 16 августта әтисенең туган авылы Чирү авылында җирләнде.

Контракт хезмәтенә бәйле барлык сораулар буенча барлык җаваплар әлеге сылтама аркылы мәгълүм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

3

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев