Актаныш

Актаныш районы

16+
#БезнеңГеройлар

Геройларга мәңгелек дан!

Бүген Технологик техникумда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган мөһим патриотик чара узды.

Очрашу барышында  Актаныш районыннан чыккан, батырлыклары илебез тарихында якты эз калдырган биш Советлар Союзы Герое турында зур горурлык белән искә алдылар.

Аеруча куанычлысы — чарада түбәндәге хөрмәтле кунаклар катнашты:

— Башкарма комитет җитәкчесенең мобилизацион мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Загертдинов Насим

— Әфганстан һәм Чечня сугышлары ветераннары — чын батырлык үрнәкләре;
— МХОда катнашучы, кыска вакытлы ял вакытында кызы укый торган техникумга килеп, очрашуга кушылган Байрамов Ирек;
Очрашу барышында Ирек Байрамов студентларга мөрәҗәгать итте:
«Бөек Ватан сугышы геройларының истәлеге безнең күңелләрдә сакланганда гына яши. Бүген МХО зонасында хезмәт итүче егетләребез — аларның эшен дәвам итүчеләр. Алар Ватанны саклый! Алар белән горурланыгыз!»

Чара, Бөек Ватан сугышы Геройлары истәлегенә мемориалга һәм МХОда һәлак булган техникум чыгарылыш укучылары һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы белән тәмамланды.Мондый очрашулар буыннарны берләштерә. Алар безгә бернәрсә турында искәртә: батырлык — дәреслек битләрендә генә түгел, ә реаль кешеләрнең чын гамәлләрендә чагыла!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Актаныш-информ"