Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БезнеңГеройлар

Яңа Әлем мәдәният йорты: Бердәмлек һәм волонтерлык үзәге

Россия Федерациясенең «Мәдәният» милли проекты кысаларында капиталь төзекләндерелгән Яңа Әлем мәдәният йорты көнозын авыл халкының бергә аралаша, очраша торган урынына әверелеп килә. Бүген биредә көнозын махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм йөзеннән маскировка челтәрләре үрәләр.

Яңа Әлемнең элеккеге мәдәният йорты белән бүгенгесен чагыштыра торган да түгел- биредә җылы, якты, залларның ишекләре һәркемгә ачык. Авыл кешеләре бу байлыкны күз карасы кебек саклап тотарга тырыша. Аяк киемнәрен ишектән килеп керүгә тәртипләп салып куялар, алмаш аяк киеменнән генә эчкә үтәләр. 

Без килгәндә авыл волонтерлары махсус хәрби операциядәге сугышчылар өчен маскировка челтәрләре үрү белән мәшгуль иде. Апаларның куллары кулга йокмый, аларның бу эш белән күптәннән шөгыльләнгәне күренеп тора.

Бүген үрә торган маскировка челтәрен егетләр соравы буенча зур машиналарны каплау өчен кирәк дип әйттеләр. КамАЗларны капларга 25 метрлысын да үреп җибәрдек,- ди Гөлчәчәк Фасикова. 

Гөлчәчәк бу эшкә 2023 елда балалары янына Чаллыга кунакка баргач өйрәнеп кайта. Өстәвенә энесе Илнар Гәрәев илебезне неонацизмнан саклауда көрәшкәч, аның ничек тә тизрәк солдатларга ярдәм итәсе килә. Әле бу вакытта Яңа Әлем мәдәният йортында капиталь ремонт бара, халыкның күпләп җыелыр урыны да булмый. Гөлчәчәк Фасикова авылда абыйсының буш торган өендә күрше-тирәдә яшәүчеләр белән сетка үрүне башлап җибәрә.

Бу изге гамәл турында ишеткән авылдашлар өмәдән читтә калмыйлар, вакытлары булган саен волонтерларга булышалар.  Яңа Әлем волонтерларының сетка үрүдә ике еллык тәҗрибәләре бар. Шушы чорда ничә каплама үргәннәренең санын да хәтерләми Гөлчәчәк. 

Ел фасылына карап сеткаларның төсләре үзгәреп тора. 

Энем сөйләве буенча Украина якларында төнлә туңдыра, кө ндез эретә. Кар явып эреп бетә, кар катыш тозлы кызыл балчык. Шуңа аклы-каралы материалдан үрәбез. Әгәр аграк тоелса, егетләр үзләре азрак пычратып алалар, – ди оста.

Волонтерлар көзге маскировка челтәрләре җитештергәндә куе яшел белән ком төсендәге материалны куллансалар, җәен куе һәм ачык яшел төсләрдән каплама ясыйлар. 

Сетканы ясауның бер авырлыгы да юк, ди волонтерлар, бары эленке-салынкы тормаслык итеп кысага тарттырып эшләргә кирәк. Аннан чачаклар арасында ара калдырмаска тырышалар, ара калса, дошманнар техникаларны, солдатларны хәзер күреп алачак.

Халык күпләп җыелганда бер сетканы ике сәгатьтә үреп бетерәләр. Кисүчеләр дә тәҗрибәле. 26 ел Актанышның көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмасында тегүче-кисүче  булып эшләгән Гүзәлия Закирова белән сөйләшәбез:

Сеткага бәйли тоган материалларны Лилия, Гүзәлия белән чачаклыйбыз. Мин инде маскировка челтәрләре үрергә былтырдан бирле йөрим. Солдатларга ничек тә булышасы килә. Бер үк без ясаган челтәрләр аларны сакласын. Аз булса да ярдәм итәргә тырышабыз, акчалата да булышабыз. 

Маскировка челтәрләрен 19 декабрьгә кадәр тәмамларга уйлыйлар. Нәкъ тә шушы көнне Актаныштан махсус хәрби операциядәге егетләребезгә чираттагы гуманитар ярдәм озатыла.

Челтәр үрергә йөрүчеләр арасында тагын бер игелекле волонтер- Альбина Муллахмәтованы да очраттык. Альбина «Без бергә» волонтерлары җитәкчелегендә солдатларны дроннан саклаучы одеялолар тегә башлаган иде. Сугышчыларның гомерен саклаячак япмаларны тегүнең үзенчәлекләрен сетка үрүчеләрне дә таныштырды:

Ике кат синтепон һәм ике төрле фольга белән тектем. Алтын төсендәге фольга нәкъ дроннан саклау өчен кулланыла. Солдатлар шушы япманы ябынып теләсә кайдан үтә ала. Ябынып йокларга да була, фуфайка кебек җылы, салкынны үткәрми. Бу гуманитар ярдәм белән ун одеяло тегеп җибәрәм,-ди Альбина.

Клуб мөдире Ландыш Кирамова өмәче хатын-кызлар белән чәй табыны янында да сыйланабыз, үзебез пешереп алып килгән чәй тәмнәре белән чәйләп алгач, янә эшкә тотынабыз, ди.

Яңа Әлем гүзәлләре менә шулай Җиңү көнен якынайта

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев