Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БезнеңГеройлар

Контрактчы солдат Азамат Галиев: СВО башланганнан бирле сугыш эчендә мин, ике тапкыр үлемнән калдым

Аеш авылында биш балалы гаиләдә туып үсә ул. 18 яше тулып армия сафларына киткәндә әле дөньялар тыныч, сугышның исе дә юк вакыт. Хәрби хезмәтенең ярты елы үткәч Азамат Галиевка контракт төзергә тәкъдим итәләр. Егет ике дә уйламый, «Хезмәт хакы шактый гына чыга, хәрбиләргә өстенлекләр дә каралган», дип килешү төзеп хезмәтен дәвам итә. Озак та үтми, өч кенә көнгә дип аларның ротасын Украинага кертәләр. 2022 елның 24 феврале була ул. Менә шунда дөньяның асты өскә әйләнә. Кыска гына вакыт эчендә гел янәшә булган якын дустын, башка иптәшләрен югалта Азамат. Үзе дә ике тапкыр коточкыч үлемнән гаҗәеп рәвештә исән кала.

Азамат Илфат улы Галиев махсус хәрби операция башлану белән Украина территориясенә кертелгән беренче солдатларның берсе. Тиздән, 2024 нче елның 24 февралендә аның СВОда катнаша башлавына 3 ел тула. Шул дәвер эчендә 23 яшьлек егет данлы сугышчан юл узарга өлгерә.

Технология техникумына СВОда һәлак булган Раил Надриевны искә алу кичәсендә Азамат белән кыска гына вакыт эчендә сөйләшеп, аралашып алдык. Азамат та технология техникумының элеккеге студенты, «Техник-механик» белгечлегенә ия ул. Сугышта кулы белгән һөнәре аңа бик ярдәм итә. Азамат механикалаштырылган күперләрне төзи торган инженерлык взводын җитәкли. Туган җире, кече Ватаны биргән белем һәм һөнәре белән ул бик тиз сугышчан дуслары алдында абруй казана. 

Жуков медале сирәкләргә эләгә

— Подчерниговода тиз арада шартлатылган күпер урынына яңасын төзеп, шуннан хәрби колоннаны исән сау чыгарып җибәргән өчен Георгий Жуков медале белән бүләкләделәр. Отделениедәге егетләр белән бернинди саклануларсыз күпер төзедек. Өскә бертуктаусыз снарядлар явып торды. Түздек, бирешмәдек, заданиене вакытыннан алда үтәдек. Ә бу медальнең документын Россия президенты В. В. Путин үзе имзалаган. Сугышта медаль турында уйламыйсың анысы. Шулай да мондый дәрәҗәле бүләккә лаек булгач, горурлык хисләре кичердем,- ди Азамат. 

Техникумда өйрәнгәннәре ярдәмендә чолганыштан да кача алган Азамат. 


— Безне- ике солдатны әллә онытып калдырдылар, кыскасы, аңлашылмый торган ситуациядә калдык без. Берзаман атыш тавышы тынды. Башны күтәреп карасак, янып, төтәсләп ятучы техникалардан башка беркем дә, берни дә юк. Ике КамАЗ машинасы тора. Ләкин берсе дә йөрерлек түгел. Тиз генә ике машинадан берне җыйдык. Тәгәрмәч, аккумуляторлар, һава шлангларын төзекләндердек.

   Көтмәгәндә...

Сугышка керүе бөтенләй көтелмәгәндә була Азаматның. Техникумны тәмамлагач, 2020 елның 26 ноябрендә Башкортстандагы Алкино-2 инженер гаскәрләренә хәрби хезмәткә алына. Ярты еллык солдат хезмәтеннән соң контракт төзи. Әле ул вакытта хәрби операция турында бернинди сүз булмый. Ярты елдан соң хәрби командировкага җибәрәләр. Ә 2021 елның 24 февралендә, 3 көнгә генә дип Белоруссия аркылы Украинага кертәләр.  

— Без- яшьләр үзебезнең кая эләккәнне бөтенләй белмәдек, аңламадык. Өченче көнгә инде зур югалтуларга дучар булдык. Янәшәдә генә якын дустым һәлак булды. 1 айдан, 31 мартта безне кире чыгардылар. Аллаһы Тәгалә «Сакланганны саклармын» дигән. Анда алдыңны- артыңны карап йөрергә кирәк. 2024 елның февралендә сугышка кергәнгә 3 ел тула. 

 — Азамат, әле яшь кенә булсаң да утны-суны кичкәнсең. Тыныч тормыштагы райондашларга, бигрәк тә яшь егетләргә нинди киңәшләреңне әйтер идең?

— Гражданканың кадерен «анда» баргач кына аңлыйсың. Әти-әниеңнең сине никадәр яратуын да бәяләмисең. Үзеңне физик яктан көчле итеп тәрбияләргә, тыныч тормышта матур итеп яшәргә кирәк. Тынычлыкның кадерен үзем ике тапкыр үлемнән калгач тагы да ныграк аңладым.

Әйе, үлем беркемне дә аямый. Шулай да, Азаматны «бәхет күлмәге» киеп туган дияргә була. Киләчәктә дә аны бу киеме саклап йөртсен.

       Ике үлемнән калдым

Якташыбызга бергә машинада йөргән дусты кичке патрульгә кадәр КамАЗның йокы бүлмәсендә ятып алырга киңәш итә. Азамат "спальник"ка кереп тормый, пассажир урындыгына кереп утыра. Көтмәгәндә территорияне шартлаулар камап ала, бөтен якта ут, кычкырыш, тавыш. Акрынлап безнекеләр артка чигенәләр. Тынычлангач, шул ачыклана, Азамат кереп ятасы кабинаның түбәсе аша ике зур снаряд тишкән. «Нәкъ минем йоклыйсы урын иде ул», ди Азамат.

Икенчесе- су буендагы окоп тирәсендә өч сугышчы басып торганда миномет атышы башлана. Кызыл утлар уйнаганын күрү белән Азамат егетләргә "Воздух" дип кычкыра, өчесе дә окопка сикерәләр. Ә 1 метр читтә генә снаряд килеп төшеп җирне актарып ыргыта...
 

— Дусларың бер-бер артлы һәлак булганда нык авыр, паникага биреләсең. Ләкин кайгырып йөрүдән файда юк. "Барысы да әйбәт булачак" дип үзеңне, кул астыңдагы сугышчыларны юатасың. 

     СВО тәмамланмыйча безгә кайту юк

Азаматның хәрби контракт срогы 2022 елда тәмамланган. Әмма СВО бетмичә ул туган якларга кайта алмый әле, контракт автомат рәвештә озайтыла. Хезмәт хакы мобилизацияләнүчеләрнекеннән аерыла. Украина ягында сугышканда айлык хезмәт хакы 195 мең сум. Россия ягына чыккач, 40 мең сум. 

-Контракт төзегәнгә үкенмисеңме, Азамат?

— Үкенгән чаклар да була. Тик без бу чорны лаеклы үтәргә тиеш. Туган илне без сакламасак, кем саклар?

Райондашыбызның кыюлыгын, үз-үзен аямыйча хәрби бурычын үтәвен хәрби җитәкчелек тә күрә, бәяли. Георгий Жуков медале белән Азамат Галиевны 120 мең сум премия белән бүләклиләр. «Сугышчан батырлыклары өчен», «СВОда катнашучы» медальләре аның түшен бизи. 

Хәзерге вакытта Азамат өченче тапкыр вакытлыча ялда. Ул механикалаштырылган күперләрне төзи торган инженерлык взводын җитәкли. Кул астында 7 солдат. Барысы да үзеннән өлкәннәр- 1970 нче, 1980 нче елгы абзыйлар. Әле күптән түгел генә 1960 нчы елгы солдатны өенә кайтарып җибәргәннәр. 

-Аңа- олы яшьтәге кешегә бик авыр иде. Барысы да хәрби операциягә мобилизация белән килгәннәр,- дип сөйли ут эченнән кайткан якташыбыз.

Исән-сау кайт, солдат!

Ялга кайтуын өйдәгеләр көтеп ала, ачык йөз белән каршылыйлар. Азамат та гаиләсенә ярдәм итә, булыша. Бер үк вакытта үз мәшәкатьләрен дә хәл итәсе бар әле- чираттагы хәрби бәрелештә хәрби билеты яна аның. Хәзер шуны торгызу эше белән мәшгуль.

Райондашыбызга туган ягыбызга исән-сау кайтуын телибез. Әле синең, Азамат, бу җирдә башкарырга тиешле эшләрең шактый- өйләнәсең, йорт саласың, балалар үстереп-нәсел дәвамчыларыңны калдырасың бар. Сине өйдә газиз әти-әниең, туганнарың, авылдашларың көтә. Исән-сау кайт, солдат, дошманнарны җиңеп кайт!

heroes-tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэн сау йоре балакай,хэерле имин гомерлэр бирсен Аллаhым узегезгэ,эмин.