Актаныш 1 нче санлы мәктәбендә хәйрия ярминкәсе узды
Бүген Актаныш 1 нче санлы мәктәбендә үзенчәлекле бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде.
Биредә зур җаваплылык белән традицион хәйрия ярминкәсе үткәрелде. Бу чара инде өченче тапкыр укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны берләштерә. Ярминкә яңадан мәктәп укучыларының гаҗәеп активлыгын һәм ярдәмчеллеген күрсәтте. Былтыргы кебек үк энтузиазм белән укучылар бу вакыйгага әзерләнделәр. Ярминкәнең төп максаты - укучыларга һәм аларның гаиләләренә үз бакчаларында үстерелгән артык продукцияне: яшелчә, җиләк-җимеш, өй эшләнмәләрен һәм тәм-томнарны сатарга мөмкинлек бирү.
. Барлык җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәмгә юнәлтеләчәк. Бу егетләр бүген илебез сагында һәм иминлегендә тора, аның киләчәген яклый.
Ярминкәдә барлык сыйныфлар да катнашты. Балалар һәм аларның әти-әниләре бу вакыйганы түземсезлек белән көттеләр, үз өлешләрен кертү өчен ныклап әзерләнделәр. Мәктәп администрациясе әти-әниләргә, аларның ярдәмнәре һәм активлыклары өчен, укучыларга һәм сыйныф җитәкчеләренә рәхмәт белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев