Актанышлыларны «Без бергә» хәйрия концертына чакырабыз!
12 февральдә Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты булачак.
Концерт «Без бергә» исемле Актаныш муниципаль районындагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм фондының бер ел тулуга багышлана. Чара «Без бергә» девизы астында оештырыла һәм район халкын Ватанны саклаучыларга ярдәм күрсәтү максатыннан берләшергә чакыра.
Концерттан җыелган бөтен акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм әзерләүгә тотылачак.
Чараны оештыручылар — «Без бергә» хәйрия фонды һәм Актаныш муниципаль районы хакимияте. Башлану вакыты — 19:00 сәгать.
Кадерле дуслар! Хәйрия концертына рәхим итегез! Бүген сезнең ярдәмегез бик мөһим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев