«Без бергә» труппасы артистлары Азнакай районы авылында хәйрия концерты күрсәтте
Актанышның махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм оештыручы «Без бергә» фонды каршында нәкъ шундый исемдәге хәйрия концерт труппасы эшләп килә.
Труппа артистлары кичә Азнакай районы Кәкре елга авылында чыгыш ясады. Авыл халкы артистларыбызны бик жылы кабул итте. Тагы килүгезне көтәбез, дип рәхмәтләрен белдерделәр.
Волонтер Фирдания Нуруллина, концерттан кергән акчаларны якташ сугышчыларыбызга кирәкле әйберләр алуга тотачакбыз, диде. Командага киләчәктә дә уңышлар телиьез, ә яу кырындагы егетлэребезгә исән- имин, сау -сәламәт булып, туган якларыбызга җиңү белән кайтуларын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев